Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Беркем дә читтә калмады

Кубаньда су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю хәйрия акциясенә Татарстанда ярдәм турында игълан ителүгә үк кушылдылар.

Безнең район да башкалардан читтә калмады. Райондагы барлык учреждениеләр, шулай ук җирле үзидарәләр дә чарага кушылды. Бу хакта район газетасына социаль яклау идарәсе хәбәр итте, ул эшне координацияләде дә.
- Гуманитар ярдәмнең төп өлеше акчалата. Аны барысы да идарәгә үзләре китерде. Без ул акчаларны Саклык банкында ачылган исәп-хисап счета күчердек. Акчалата ярдәмне үзләре күчергән оешмалар да бар. Бүгенге көнгә 169933 сум акча җыелды. Моннан тыш, авыл җирлекләреннән туклану продуктлары, шәхси гигиена чаралары, кием-салым һәм урын-җир китерде. Җыелган барлык ярдәм Краснодар краена җибәрү өчен Казан шәһәрендәге гуманитар ярдәм җыю пунктына җибәрелде, - ди халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алевтина Докина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X