Саба районында коточкыч һәлакәт – 5 егет үлгән
Ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешкән. Тизлек шул дәрәҗәдә югары булган ки, "ВАЗ-2114" машинасы тимер өеменә әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ватан машинасында булган 5 егет тә һәлак булган. "Митсубиси" шоферын авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Һәлакәт урынына ярдәмгә 23 кеше, 7 берәмлек техника җәлеп ителә. Шул исәптән Гадәттән...
Ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешкән. Тизлек шул дәрәҗәдә югары булган ки, "ВАЗ-2114" машинасы тимер өеменә әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ватан машинасында булган 5 егет тә һәлак булган.
"Митсубиси" шоферын авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Һәлакәт урынына ярдәмгә 23 кеше, 7 берәмлек техника җәлеп ителә. Шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү-коткару хезмәтеннән 7 кеше һәм 2 берәмлек техника. Кайгы килгән гаиләләрнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Юлларда сак йөрик!
Чыганагы: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев