Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Мамадыш районында ике хатын-кыз янып үлгән

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен узган тәүлектә эш шактый тыгыз булган. Гадәттән тыш хәлләр аркасында үлем-китем очраклары да теркәлгән. Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Шуларның берсе - торак секторда. Кызганычка каршы, 2 кеше...

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен узган тәүлектә эш шактый тыгыз булган. Гадәттән тыш хәлләр аркасында үлем-китем очраклары да теркәлгән. Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.

Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Шуларның берсе - торак секторда. Кызганычка каршы, 2 кеше һәлак булган. 2 августта, иртәнге сәгать 9 тулып киткәндә Мамадыш районы Соколка авылындагы бер катлы бүрәнә йортта янгын чыга. Ялкын камап алган мәйдан 86 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар 1951 һәм 1928 елгы ике хатын-кыз мәетен табып ала. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Ә Югары Ослан районы Студенец авылы янында Иделдә баткан ир-атны эзләү операциясе әле дә дәвам итә икән. Ул - 1981 елгы әрмән кешесе. Аның белән булган, коткарылган ике хатын-кыз әйтүенчә, алар өчесе кабартылган көймәдә йөзәргә була. Ярдан 1000 метр чамасы ераклашкач, бераз кәефләнеп тә алган ир-ат коенып алырга була. Җил көймәне читкә алып китә башлагач, ул суга баткан. Хатын-кызлар ир-атны коткара алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев