Казанда “Бәхетле” сәүдә үзәгендә ир-ат эскалатордан егылып төшеп үлгән
Фаҗига

Казанда “Бәхетле” сәүдә үзәгендә ир-ат эскалатордан егылып төшеп үлгән

Кичә Казанда 18 сәгать тирәсендә Ямашев проспектындагы "Бәхетле" сәүдә үзәгендә фаҗигале хәл булган. 1961 елгы ир-ат 3 нче каттан өскә таба хәрәкәт итүче эскалатордан төшәргә булган һәм аста басып торган кеше өстенә егылып төшкән. Егылу нәтиҗәсендә ир-ат шунда ук үлгән, ә икенче ир-ат хастаханәгә озатылган. "Бу факт буенча тикшерү башланган",...

Кичә Казанда 18 сәгать тирәсендә Ямашев проспектындагы "Бәхетле" сәүдә үзәгендә фаҗигале хәл булган.


1961 елгы ир-ат 3 нче каттан өскә таба хәрәкәт итүче эскалатордан төшәргә булган һәм аста басып торган кеше өстенә егылып төшкән.
Егылу нәтиҗәсендә ир-ат шунда ук үлгән, ә икенче ир-ат хастаханәгә озатылган. "Бу факт буенча тикшерү башланган", - дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.

http://tat.tatar-inform.ru


Нет комментариев