Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Җинаятьчел ваемсызлык

25 июльдә Кайбыч районының кушкүл авылында фаҗига булды. Авыл кырыендагы ясалма сулыкта ике бала батып үлә. Сулыкны авыл халкы каз һәм үрдәкләр йөртү өчен кулланган. Сабый балалар анда ничек барып эләккән соң? Бу сорауга өлкәннәр - батып үлгән балаларның ата-аналары җавап бирергә тиеш. Андый сулыклар күп кенә авыл һәм поселокларның...

25 июльдә Кайбыч районының кушкүл авылында фаҗига булды. Авыл кырыендагы ясалма сулыкта ике бала батып үлә.
Сулыкны авыл халкы каз һәм үрдәкләр йөртү өчен кулланган. Сабый балалар анда ничек барып эләккән соң? Бу сорауга өлкәннәр - батып үлгән балаларның ата-аналары җавап бирергә тиеш.
Андый сулыклар күп кенә авыл һәм поселокларның я уртасында, я кырыенда бар. без андый сулыкларга өлкәннәр күзәтүеннән башка гына балык чиертергә килгән балаларны еш күрәбез. Күп кенә ата-аналар, оныкларын кунакка алып кайткан әби-бабайлар балаларга янаган куркыныч турында уйламыйлар. Кечкенә бала таелып суга егылырга һәм тончыгырга мөмкин. Мондый ваемсызлыкны җинаять дими, ни дисең?! Батып үлгән Артем һәм Ангелинаны ата-аналарына кире кайтарып булмый. Әмма калганнарыбызга уйланырга кирәк - бернинди көндәлек мәшәкать тә баланы күзәтүчесез яки аларны кече яшьтәге туганы карамагында калдырырга сәбәп түгел.
ТРда РФ МЧС ГИМС үзәгенең Кама Тамагы участогының аз күләмле суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Нияз Нуриев өлкәннәрдән балаларына карата аеруча игътибарлы булуларын үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X