Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Бу хакта онытырга ярамый

2011 елның 10 июлендә Иделдә Казан юнәлешенә таба туристлар утырган «Булгария» теплоходы бара. Кинәт кенә Куйбышев сусаклагычында давыл куба һәм судно яр кырыеннан өч километр ераклыкта су төбенә төшә.

Фаҗига булган урында каршы якта корбаннар истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Ул православие часовнясыннан һәм мәчеттән гыйбарәт. Янәшәдә - кара мәрмәрдән Хәтер стенасы. Анда алтын хәрефләр белән һәлак булганнарның исем-фамилиясе чокып язылган. Алар 122, шул исәптән 28е - балалар. Татарстан, Марий Эл, Ульяновск, Самара, Чиләбе, Волгоград өлкәсеннән, Пермь краеннан, Белоруссиядән. Мемориалга кадәр салынган асфальт юл һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына теләсә кайсы вакытта тоткарлыкларсыз мемориаль комплексына килеп, искә алырга мөмкинлек бирә. Мемориаль комплекс ачылган көнне районда яшәүчеләр дә, кунаклар да күп килде бирегә. Аларны автобуслар һәм таксилар юл транспорты өчен түләүсез йөртте. Өлкән яшьтәгеләр редакциягә шалтыратып рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Изгелек җирдә ятмас, дигән борынгылар.
Фарватерда яңа маяк куелган. Йөзмә билге нәкъ бер ел элек «булгария» баткан урынга куелган. Елгачылар әйтүенчә, матәм билгесе Куйбышев сусаклагычының навигация журналына кертелгән. Быелдан башлап, суднолар аннан үткәндә зур фаҗига турында искә төшереп, озын гудок бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X