Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Урманнарга аерым режим кертелде

Участок урманчысы Ильяс Әскәров район урманнарындагы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде.

Ильяс Ислам улы аномаль эсселек сәбәпле, Татарстан урманнарына янгын куркынычы янау турында хәбәр итте. Көз якынлашуга карамастан, һава температурасы югары. Шуңа бәйле рәвештә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гражданнарның урманнарга керүен чикләү тәкъдим ителде, ул быел инде икенче тапкыр гамәлгә кертелде һәм хәзерге вакытта да гамәлдә.

Чикләүләр Министрлар Кабинеты Карары белән 9 августтан башлап 21 календарь көнгә барлык муниципаль район чикләрендә республика урман фонды җирләрендә урнашкан урман территорияләрендә кертелде.

Карар гамәлдә булган чорда кешеләрнең урманнарда йөрүе чикләнә, урманнарга транспорт белән керү һәм билгеле бер эшләр башкару тыела.

Ильяс Әскәров фикеренчә, урманнарга һәм аерым табигать территорияләренә кергәндә, янгын куркынычсызлыгының өстәмә чараларын оештырырга кирәк.

-Урманга керү юлында аншлаглар юк. Юлларга куелган шлагбаумнарны туристлар җимерәләр дә алга узалар, - дип теманы дәвам итте Наил Вазыйхов. -Янгын куркынычсызлыгы максатыннан урманнар һәм урман полосалары тирәсен сөрергә кирәк.  Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Рамил Сафин туристлар ял итә торган урыннарда – Лобач тавында һәм Әрмән пляжы  территориясендә даими рейдлар үткәрә, закон бозучыларга берткетмәләр яза. Ләкин ул тәүлек әйләнәсе кизү тора алмый. Шуңа күрә без район урманнарында һәм аерым саклана торган территорияләрдә ял итүче туристлар арасында рейдлар уздыруны, аңлату эшләре алып  баруны, хәзерге вакытта гамәлдә булган чикләүләр турында хәбәр итүне үтенеп, урманчыларга мөрәҗәгать итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X