Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Урман бәйрәме гөрләде

Эко-җирлек Антоновка халкы 12 ел дәвамында үткәргән акциянең популярлыгы елдан-ел арта бара. Әлеге юнәлешне алып баручылар - күп балалы Ренат һәм Айгөл Шәйхәйдаровлар гаиләсе, «Антоновка бакчалары» мәдәни үсеш үзәге.

22 апрельдә биредә Ижау, Йошкар-Ола, Мәскәү, Питер, Алабугадан һәм, әлбәттә, районыбыздан килгән кунаклар катнашында Табигый урман бәйрәме узды.

Утырту өчен үсентеләрне Шәйхәйдаровлар гаиләсе үз питомникларында әзерләгән һәм һәрвакыттагыча акцияне үткәрүгә Тәмтенең «Император питомнигы» ярдәм иткән. Бу көнне барлыгы 1000 нән артык агач утыртылды.

- Без Күркә тавы тирәсендәге чокыр битләренә агачлар утыртабыз, - диде Айгөл Шәйхәйдарова. - Әмма ел саен коры үләнне яндыру нәтиҗәсендә яшь агачларның бер өлешен юкка чыгара. Шуңа күрә яңа территорияләрне утырту гына түгел, алдан утыртканнарын да торгызырга туры килә.

Акциядә Тенештән кызы Маргарита белән Татьяна Курчева, Йошкар-Ола студентлары, Мәскәүдән улы Илья белән Алёна Потоцкая, Шәйхәйдәровлар гаиләсенең туганнары һәм аларның балалары катнашты. Шулай ук трубада уйнаган джаз музыканты Сергей Соснин, такмаклар чыгарган Алексей Светлов, агач утыртып кына калмыйча, җирлеккә яңа көрәк тә бүләк иткән Ришат һәм Лилия, аларның уллары, япон флейтасында уйнавы белән ләззәтләндергән Максим.

Һәрвакыттагыча, акция музыка, биюләр, төшке аш һәм пироглар белән чәй эчү бәйрәменә әверелде.

- Рәхмәтуллиннар гаиләсенең скрипка һәм барабан тавышына кызлар бик матур итеп биеделәр, - ди Айгөл. - Динара һәм Тимур, аларның уллары Таһир инде берничә елдан бирле урман утыртуда катнашалар. Марат һәм Наталья Сәхибгәрәевларның ут белән бию буенча мастер-классы, Казан циркы клоуннессасы Мона Лизаның сабын шоуы барлык балаларны җыйды һәм аларга онытылмаслык кичерешләр бүләк итте.

Агач утырту акциясенә традицион рәвештә иганәчеләр ярдәм иткән. «Майский» теплица комплексы – яшелчәләр, «Добрая столовая» 10 пирог җибәргән, «Говиндас» вегетариан кафесы акциядә катнашучылар өчен төшке аш оештырды. «Хозторг» компаниясе акциядә катнашучылар өчен эш перчаткалары биргән. «АРИВА» ҖЧҖ директоры Иван Алексеев Шәйхәйдаровлар гаиләсенә агач үсентеләре һәм эш кораллары ташу өчен тагылма бүләк итте. Антоновкалылар үзләре дә тырышты – Олеся белән Дима Бабкиннар балалар һәм өлкәннәр өчен искиткеч тәмле тортлар пешергәннәр.

Алена Потоцкая: «Җир гаҗәеп уңдырышлы. Монда, һичшиксез, барысы да үсәчәк. Кешеләр төркем белән барысы бергә эшлиләр, әлеге күренеш рухландыра. Хәтта яшүсмер улым да «Әни, бу бик шәп!» -диде».

Сергей Соснин: «Тәэсирләр искиткеч, кәеф күтәренке. Кояш мул итеп нурларын сибә, барыбыз да шатбыз, агач утыртырга һәм яңа дусларым белән аралашырга бирегә кабат киләчәкмен».

Ангелина: «Аралашу, тәмле төшке аш һәм онытылмаслык агач утырту бәйрәме өчен барысына да рәхмәт белдерәм! Тагын килермен әле».

Гөлнара: «Бәйрәм өчен рәхмәт. Безгә барысы да бик ошады. Улым Булат әйткәнчә, «Антоновкада гына табигать белән тулысынча ләззәтләнергә була». Минем «аралашу җылысы белән дә» дип өстисем килә».

Айсылу, Йошкар-Ола: «Бәйрәм, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Гаҗәеп такмаклар өчен рәхмәт! Мондый сәфәрләр матур традициягә әверелер дип өметләнәбез, танышларыбызга Антоновка турында бик теләп сөйләячәкбез. Көзне түземсезлек белән көтәчәкмен».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев