Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанның нык гаиләләре аллеясы Кама Тамагыннан башлана

Туфан Миңнуллин паркында «Бердәм Россия» партиясенең «Нык гаилә» проекты кысаларында «Игелекле эшләр буенча гаилә хәрәкәте» волонтерлары катнашында һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән агач утырту акциясе узды.

Бу кояшлы көнне паркка актив тормыш белән яшәүче һәм гражданлык позициясенә ия, җәмгыятебездә чын традицион кыйммәтләрне алга сөрүче гаиләләр җыелды. Һәм безнең район республикада «Нык гаилә» проекты буенча гаилә агачлары утыртылган беренче район булды.
Татарстанда «Нык гаилә» ФПП Иҗтимагый советы рәисе, «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Жуйкова билгеләп үткәнчә, Кама Тамагы кешеләре, атап әйткәндә, ел саен агач утырту бәйрәме үткәрүче күп балалы Шәйхәйдәровлар гаиләсе (Антоновка) үз үрнәгендә «Нык гаилә» партия проекты идеясе барлыкка килүгә ярдәм иткән. 
«Бердәм Россия» вәкиле Виктор Затеев, партиянең җирле бүлеге башкарма секретаре Алинә Миңнегалиева, «Россия аналары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең ТР буенча төбәк бүлеге рәисе Римма Садыйкова, шулай ук поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин һәм поселок башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина Гаилә елында әһәмиятле булган әлеге акцияне оештыруда актив катнаштылар.
Район башлыгы Наил Вазыйхов халыкны, гаиләләрне берләштерә торган чарада катнашучыларны сәламләп кенә калмады, күп балалы гаиләләр белән бергә агач утыртырга да ярдәм итте.
Һәм, әлбәттә инде, бу акциянең төп геройлары – агач утырткан һәм аларны карау бурычын үз өстенә алган гаиләләр. 
Аллеяны оештыруда Антоновка авылыннан килгән күп балалы гаиләләр катнашты. Мәсәлән, Кирилл һәм Наталья Лисицовскийлар паркка балалары Калинка, Габриэль, Андрей һәм әниләре Валентина белән килгәннәр.  Ә аларның тагын бер уллары Алтай (аның артистлык сәләте турында газетабызның күп тапкыр язганы бар) анда катнаша алмады, чөнки ул хәзер Казан театр училищесының беренче курс студенты. 
Ренат һәм Айгөл Шәйхәйдаровлар инде 10 елдан артык гаиләләре һәм дуслары белән агач утырту эшләрен оештыралар. Шул вакыт эчендә алар районның йөз гектар территориясендә дистәләгән мең төп агач үсентесе утыртты. 
- Балалар белән булган һәркайда тәртип урнаштырабыз, чүп-чарны сортларга аерабыз, шешәләрне һәм пластикны эшкәртүгә тапшырабыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз, - ди биш бала әнисе Айгөл. 
Ике ел элек Шәйхәйдәровлар Татарстанның иң яхшы гаиләсе исеменә лаек булды, узган ел алар республиканың «Нечкәбил» нык гаиләләр бәйгесендә икенче урынны алдылар, ә быел «Ел гаиләсе-2024» - «Авыл гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар һәм октябрьдә Кремль сараенда Татарстан данын яклап чыгыш ясаячаклар. Аларның балалары Айсель, Суфейра, Танвира, Мафусаил һәм Айрис бу юлы да әти-әниләре белән паркта Гаилә агачы утыртты. 
Акциядә шулай ук уллары Елисей белән Дмитрий һәм Олеся Бабкиннар, Михаил һәм Мария Алексашиннар, аларның балалар Мир, Апрель һәм Океан, Марат һәм Наталья Сәхибгәрәевлар, аларның уллары Сами һәм кызлары Талия катнашты.
Бу актив гаиләләр күп санлы республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулыйлар, хәйрия фонды грантлары оттылар, хәзер дә районыбыз халкының мәдәни, иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыралар, яшьләр өчен студияләр, остаханәләр булдырдылар. Бу көнне дә читтә кала алмадылар һәм акциядә актив катнаштылар, чөнки алар: «Гаилә - ул иң мөһиме», - дигән тормыш девизы белән яши. Шул ук вакытта балалар, кечкенә булуларына карамастан, әти-әниләренә агач утыртуда бик теләп ярдәм иттеләр, һәм бу алар өчен игелекле эшләр чылбырында чираттагы баскыч булды.
Акциядә шулай ук нык гаиләләр – Тенештән Мөслимә һәм Динур Гарифуллиннар, Кама Тамагыннан Раушания һәм Рамил Хәйруллиннар да катнашты: бер дигән балалар тәрбияләгән әлеге парларның тормыш юлы җәмгыятебез өчен үрнәк булып тора. 
Газинур һәм Ильмира Нәбиуллиннарның – уллары, Ләйсән Мәһдиеваның ире Ватанны саклау буенча махсус хәрби операциядә хезмәт итәләр, аларның «Нык гаилә» акциясендә катнашып, кадерле кешеләренең исән-имин әйләнеп кайтуын теләп кылган изге эшләре, һичшиксез, яклаучыларыбызның күңелләрендә үз яңгырашын табар.
 Аллеяны булдыруга Алинә Шакирова җитәкчелегендәге «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзалары, шулай ук Кама Тамагы мәктәбенең 5В сыйныфы укучылары да үз өлешләрен кертте. 
Хәзер Туфан Миңнуллин исемендәге паркта «Нык гаилә» аллеясы бар, ул республиканың башка аллеялары өчен дә башлангыч нокта булыр дип ышанабыз. Һәм «Ватан нәрсәдән башлана?» дигән мәңгелек сорауны ишеткәч, бәлки, бу акциядә катнашучылар гаилә белән утырткан, елдан-ел биегрәк һәм матуррак булган агачны искә төшерер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев