(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге һава шартларының бозылуы хакында кисәтү тарата.
10 июль төнендә һәм көндез республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән яшен һәм кыска вакыт аралыгында көньяк-көнбатыш җиленең көчәюе көтелә.Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә ала. Урыны-урыны белән боз да яварга мөмкин.
Нет комментариев