Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигатьне саклагыз

«Кече шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» грант конкурсы җиңүчеләренең районны социаль-мәдәни яктан үстерүгә юнәледерелгән проектларын гамәлгә ашырулары турында язуыбызны дәвам итәбез.

– Без изге чишмәнең территориясен төзекләндерү буенча эшләрнең икенче этабын тәмамладык – чишмә суы ага торган урынга ташлар түшәлде, - диде “Исәнме, урамым!” проекты җитәкчесе, Кама Тамагының Максим Горький урамында яшәүче Вера Колударова. – Моның өчен Идел яры буенда җыелган ташлар изге чишмә буена китерелде. Даими ярдәмчеләребез Айдар Ганиев һәм Арташ Сарэбекян көн саен безнең белән бергә яр буена ташлар җыярга төштеләр. Аннары җыелган ташларны нинди транспорт белән алып кайтырга дигән сорау туды. Биредә дә ярдәмчел кешеләр табылды, алар безгә бу проблеманы хәл итәргә ярдәм иттеләр: Исхак Вәлиев (күршебез) һәм Светлая урамыннан Михаил Антонов ташларны урынга китерделәр, ташлар ике көн эчендә түшәлде, хәзер чишмә суы ташлар буйлап ага һәм туфракны юмый...

Вера Андреевна шулай ук проектны гамәлгә ашыру кысаларында чишмә буендагы эскәмияне һәм беседканы буяу эшләре алып барылу турында да сөйләде, бу эштә тәҗрибәсе булган өлкәннәр балалар өчен мастер-класс та уздырган.

-Балаларга изге чишмәне һәм аның территориясен төзекләндерүдә катнашу бик ошады, олыларга ярдәм итүләре белән горурландылар. Балалар берничә көн алдан өйгә килеп, буяу эшләренең кайчан булачагы белән кызыксындылар. Шундый эш сөючән һәм тырыш буын үсүенә без дә бик шат, - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе. – Буяу буенча эшләр әлегә төгәлләнмәгән, кызганыч, төзекләндерүгә бүлеп бирелгән акча барыбер җитеп бетми, шуңа күрә буяуны үз акчабызга алачакбыз. Чишмә бурасын да буярга телибез, ул Вячеслав Светкин үткәргән ремонт чорыннан бирле буялмаган. Әгәр бураны буямасак, ул чери башлаячак.

Шулай итеп, Максим Горький урамында яшәүчеләр тарафыннан төзекләндерү буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә, эшләрнең киләсе этабында чишмәгә илтә торган сукмакны төзекләндерергә кирәк булачак.

“Исәнме, урамым!” проектында катнашучылар җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста дип саный һәм бу турыда чишмәгә килүчеләрне дә искәртә.

“Әйләнә-тирәгездәге табигатьне яратыгыз һәм артыгыздан баручыларны хөрмәт итегез!”. Изге чишмә территориясендәге элмә такталарның берсенә язылган бу өндәмә туган җирләренә битараф булмаган кешеләрнең күңел җылысын җыйган әлеге табигать почмагына килгән һәркемгә мөрәҗәгать булып яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X