Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигать чиста булса, күңел сөенә

Рудник урта мәктәбеннән Никита Колесников «Мәктәпнең чисталык кубогы» экологик турнирының балалар дирекциясенә кушылды.

Башка район балалары белән бергә Никита табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәтә торган кызыклы форматтагы масштаблы проект оештырырга ярдәм итте.

Сентябрь башында ТР районнарының 45 вәкиле булачак турнирның эш системасы турында җентекләбрәк белү, команда белән якыннанрак танышу һәм әлеге проектны тормышка ашыру өчен идеяләр төзү максатыннан бергә җыелдылар.

«Турнир миндә кызыксыну уятты. Ләкин катнашучы буларак гариза тапшырырга өлгермәдем, шуңа күрә волонтер булырга карар иттем.  Бу миңа яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге бирде. Моннан тыш, экологияне иң перспективалы юнәлешләрнең берсе дип саныйм, аны үстерергә һәм алга җибәрергә кирәк. Табигать чиста булса, күңел сөенә”, - дип фикере белән уртаклашты Никита.

Катнашучылар ике ай дәвамында кубокның өч этабын: республика районнарында «Чиста уеннар», «Башка эш»тә онлайн-марафон һәм экоквиз узган. Бәйгедә катнашу өчен Никита үз мәктәбеннән башка укучыларны да җәлеп итә.

«Алар беренче этапта катнашты, анда һәр команда, билгеле бер территориядән чүп-чар җыеп, балл туплады. Укучылар командада эшли белүләрен һәм фидакарьлекләрен күрсәтте. Мин үзем дә, уеннарга тест рәвешендә сынау үткәргәндә, аларда катнаштым һәм беренче урынны яуладым. Чыннан да, бу авыр түгел. Кабат катнашкан булсам, янә җиңгән булыр идем дип уйлыйм», - дип сүзен йомгаклады Никита.

Төрле районнарда узган 6 уен эчендә турнирда катнашучылар 30 тоннага якын чүп-чар җыйган.

Волонтер сыйфатында башкарган эше өчен Никита Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев