Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Су буен һәм су төбен чистарттылар

Шимбә көнне Рус география җәмгыяте район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә Кама Тамагындагы причал янында Идел буенда экологик акция оештырды.

- Ел саен безнең җәмгыять республика территориясендә шундый 10 акция үткәрә,-ди җәмгыятьнең матбугат сәркатибе Роберт Королев. - Безнең дайверлар отряды бар, шуңа күрә барлык акцияләребез популяр ял итү урыннарындагы сулыкларны чистарту белән бәйле. Без, нигездә, Куйбышев сусаклагычы тирәсендә Түбән Кама, Лаеш, Кама Тамагы районнарында эшлибез.

Бу көнне мәктәп укучылары һәм педагоглар бер сәгать эчендә пристаньнан Лобачка кадәр яр буе зонасын җыештырды, шул ук вакытта 20 капчыктан артык чүп җыйды, алар арасында пластик һәм пыяла шешәләр, көпчәкләр һәм хәтта киемнәр дә бар иде.

Ә активистлар төркеме яр буенда тәртип урнаштырганда, водолазлар шул ук эшне елга төбендә башкарды. Дайверларның табышы металл һәм резин чүп-чар иде. Быел аларга җиңелрәк булды, чөнки су әлегә эсседән яшелләнмәгән. 

Дайвинг буенча инструктор Дарья балалар өчен кечкенә мастер-класс үткәрде. Ул үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм дайверларның ничек аралашулары турында сөйләде. Аларның рацияләре юк, барысы да бик гади – ишарәләр ярдәмендә аңлашалар. Мәсәлән, "барысы да яхшы", "өскә", "аска", "миңа кара". Шулай ук Дарья водолазларның җайланмаларын күрсәтте. Теләге булган һәркем акваланг белән сулап карады.

Ә акция ахырында барлык катнашучыларны яшьләр бүлеге тәмле үзбәк пылавы белән сыйлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев