Карлы кыштан соң тискәре нәтиҗәләрдән качып булмаячак, иң мөһиме зыянын булдырмау һәм уңайсызлыкларны минимальләштерү
Узган атна азагында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Сәлимов һәм бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Алсу Габидуллина районның ике гидротехник корылмасын торышын бәяләделәр.
Тикшерү Кече Салтык буасыннан башланды. Дамба тотып торган буаның күләме бер миллион кубометр судан гыйбарәт. Бирегә кар һәм яңгыр сулары гына агып төшеп калмый, буа ел әйләнәсе ун чишмәдән туена.
- Агымны контрольдә тотмасаң, тонналап су дамбаны җимереп кенә калмыйча, ярты авылны су басырга мөмкин, – диде Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин. - Шуңа күрә 11 мартта бикләр өчтән бер өлешкә ачылды. Суны Олы Салтык ягына агызабыз. Кар күпләп эрегән вакытта су торак пунктлар аша тоткарлыксыз һәм зыянсыз үтсен өчен, ул үзәнне үтеп чыгарга тиеш.
Гидротехник корылма җайланмалары һәм узеллары җирлек башлыгы контролендә. Айрат Габделхак улы, тискәре нәтиҗәләрне булдырмас өчен, буаның тулуын һәм суның агуын шәхсән үзе күзәтеп тора.
Альберт Юныс улы шулай ук башлыкның торак пунктларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче барлык системаларның – су белән тәэмин итүнең, урамнарны яктырту эше өчен җаваплы каравын билгеләп үтте. Аның тырышлыгы белән күптән түгел Кече Салтыкта проблемалы мәсьәләләрнең берсен хәл иткән мобиль элемтә башнясы барлыкка килгән.
Икенче урында – Уразлы җирлеге. Җирле үзидарә башлыгы Мөнир Хәмидуллин проблемалар турында хәбәр итте.
- Ат фермасы хуҗасы елга үзәнен киңәйтергә мөмкинлек бирми, - диде Мөнир Габдулла улы. – Без ел саен су елга буйлап аска аксын һәм авылга кермәсен өчен шулай эшлибез. Моның өчен бульдозер белән үзәннең ике ягында кар ерабыз. Ләкин быел елга буеннан уза алмыйбыз, чөнки хуҗа яр буена ук койма урнаштырган.
Былтыр биредә дамба төзегәннәр, ул Уразлының Тынычлык һәм Яшел урамнарын елга ташудан саклый. Хәзер су, дамбаны урап үтеп, авылга барып җитмәсен өчен үзәнне чистартырга кирәк һәм моны кар эри башлаганчы эшләү мөһим, югыйсә трактор бу участоктан үтә алмый, батачак.
- Вакыт аз калып бара, ә эшмәкәр белән элемтә юк, - ди Мөнир Габдулла улы. - Безгә авыр техника кирәк, ул юл хезмәте идарәсендә, “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖда һәм “Кама Тамагы гипс руднигы” АҖда бар. Барысына да мөрәҗәгать иттек, безгә ярдәм итәрләр дип өметләнәбез.
Киләсе торак пункт Бишалаб авылы булды. Анда яшәүчеләр ел саен ташу вакытында җәфалана. Шаһиян елгасы бер урамны "зур җир"дән аерып куя. Биредә өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалары булган гаилә яши, балаларның язгы ташу чорында өстәмә каникуллары башлана.
Узган атна азагында елга әле ачылмаган, үзән буйлап һәм яр буйларында кар ята иде. Ташу вакытында елга санаулы сәгатьләр эчендә су белән тула, тәбәнәк дамба һәм берничә ел элек авария күпере сыйфатында урнаштырылган металл балка аның астында кала.
Әмма авылга проблемаларны кар сулары гына китерми булып чыкты. Елгада кондызлар буа ясый. Бу кар сулары агып китү өчен киртә булып тора. Димәк, су гадәттәгедән озаграк торачак, дип билгеләп үтте Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев.
- Кондыз плотиналары су китүне озакка тоткарлаячак һәм авыл халкына проблемалар барлыкка китерәчәк. Шул ук вакытта Америка өрәңгесенең карандаш шикелле очланган яшь үсентеләре яр буеннан чыгып тора, ә кондыз оялары яр буенда гына түгел, дамба астында да күренә.
Монда ук трассада Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин белән аралашу мөмкин булды. Әлегә Кыртапада барысы да тыныч, кар тиз эреми, шуңа күрә елга ташымады, диде ул.
- Күп нәрсә Ульяновск плотинасына бәйле, - диде Алсу Габидуллина. – Ташу вакытында биредә кече елгаларны, шул исәптән Коры Үләмә елгасын туендыручы Зөягә күпләп су ага. Анда бикләрне тулы куәтенә ачсалар, су шунда ук коры Үләмә үзәнен тутырачак, нәтиҗәдә Кыртапа авылын су басачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев