Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Экология

Кама Тамагында икеайлык дәвам итә

Санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Торак пунктларда территорияләрне чүп-чардан чистарту, тротуар кырыйларын, баганаларны агарту, агач һәм чәчәк утырту актив алып барыла.

- Киләсе этап зират территорияләрен чүп-чардан һәм агач калдыкларыннан чистарту, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнер мәйданчыкларын ремонтлау булачак, - дип хәбәр итте административ комиссия секретаре Геннадий Вахромов. - Нигездә барлык оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр үзләре янәшәсендәге һәм беркетелгән территорияләрне санитар чистартуда катнашалар. Бүген торак пунктлардагы территорияләр торышының уңай якка үзгәрүе күзәтелә, әмма алга таба җыештыру эшләрен дәвам итәргә кирәк.

Шул ук вакытта ай ярым эчендә административ комиссия әгъзалары тарафыннан җирлек территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 26 очрагы ачыкланган, болар – нигездә печән, салам, тирес, төзелеш материаллары, утын, металл калдыклары, төзек булмаган транспортны хуҗалыктан чикләреннән тыш урамда саклау.

Башкарма комитетның вазыйфаи затлары тарафыннан вазыйфаи һәм физик затларга телдән 12 кисәтү ясалган, административ хокук бозулар турында 14 беркетмә төзелгән. Комиссия 3 утырыш үткәргән, анда 8 эш каралган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча алты физик затка кисәтү ясалган, ике физик затка 6000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Иң күп хокук бозу Тәмте һәм Сөйки авыл җирлекләрендә (4 әр), калган җирлекләрдә 1-2 шәр хокук бозу очрагы ачыкланган. Йомгак ясап, шуны билгеләп үтәсе килә: торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү уңай нәтиҗә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев