Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Кама Тамагында экологик акция узды

Алексей Леонов исемендәге Казан фәнни су асты-тикшеренү отряды һәм Рус географик җәмгыяте Кама Тамагы причалы янындагы Идел ярында экологик акциясен үткәрделәр.

- РГҖ ел саен республика территориясендә шундый 10 акция үткәрә, - ди РГҖнең матбугат сәркатибе Роберт Королев. - Бездә дайверлар отряды булу сәбәпле, барлык акцияләребез татарстанлыларның популяр ял итү урыннарында сулыкларны чистарту белән бәйле. Нигездә без, Түбән Кама, Лаеш, Кама Тамагы районнарын колачлап, Куйбышев сусаклагычында эшлибез.

- Дайверлар отряды 2010 елда оешты, - дип аның җитәкчесе Дмитрий Шиллер газетага сөйләде. Ә 2014 елда аңа очучы-космонавт Алексей Леонов исеме бирелде.

- Нигә космонавт, сез бит су асты эшләре белгечләре?

- Алексей Леонов белән безне телевидение алып баручысы Николай Дроздов таныштырды. Әңгәмә барышында космонавтларның очышларга әзерләнгәндә, шул исәптән су астында да күнегүләр уздырулары ачыкланды, чөнки әлеге әйләнә-тирә авырлыксызлык хәленә якын. Шулай булгач, аларга дайверлар кичерешләре яхшы таныш. Алексей Леоновка безнең су коену урыннарын, елгаларны һәм күлләрне экологик чистарту белән шөгыльләнүебез ошады. 2014 елда без аның ярдәмен алдык һәм ул  отрядыбызга аның исемен бирү турында ризалык бирде, бу безнең өчен зур дәрәҗә.

- Сезнең отрядта күпме дайверлар?

- Отрядта дайвинг белән актив шөгыльләнүче барлыгы 20 спортчы бар. Беренче суга чумуны башкара торган яңа кешеләр һәм йөзләгән тапкыр су астына төшкән тәҗрибәле дайверлар бар.

Гөлшат һөнәре буенча адвокат, дайвинг белән 10 ел шөгыльләнә, бөтен дөньяны йөреп чыккан, планетаның барлык океаннарында булып, 500 тапкырдан артык су астына төшкән.

Бу минем өчен бушану, обстановканы алыштыру ысулы. Гәрчә дайвингта физик йөкләнешләр бик югары булса да, миңа ошый.

Дарья клубта беренче ел. Аны бирегә әтисе алып килгән.

- Әти эшмәкәр, әмма дайвинг белән шөгыльләнергә теләгән. Мине сынап карарга булды. Мин күптән түгел генә мәктәпне тәмамладым, югары уку йортына кердем һәм берничә тапкыр гына әле су астына төштем.

Дмитрий отрядта бер ел шөгыльләнә, ләкин моңа кадәр ул Һинд океанында су астына төшүнең зур тәҗрибәсен алган.

- Төче суга мин беренче тапкыр чумам. Спорт миңа ошый, чөнки ул сулышны көйли, физик йөкләнеш бирә.

Дайвинг клубы Казанда урнашкан, теләгән кешеләрне дайвинг өчен җиһазлар белән су астына төшәргә 10 яшьтән алып өйрәтәләр. Спортчылар билгеләп үткәнчә, дайвинг белән шөгыльләнү өчен җиһазлар бик кыйммәт. Ә соңгы вакытта аларга бәяләр берничә тапкыр арткан. Шулай булгач, бу арзанлы хобби түгел.

Шул ук көнне район һәм елгачылар бистәсе мәктәпләре укучылары һәм укытучылары акциядә катнашты. Алар берничә капчык чүп-чар җыйдылар. Дайверлар да яр буена металл һәм резина ватыкларын чыгарып, төбен чистарттылар. Аларга болганчык яшел суда чүп эзләү бик авыр булган. Җитәкчеләрнең берсе билгеләп үткәнчә: «Сезнең өчен барысын да әзерләдек, елгадагы суны җылыттык, хәтта буяп та куйдык, болганчык суда чүп-чар табу гына кала».

Акция ахырында барлык катнашучыларны «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәре Зөбәйдулланың тәмле пылавы көтә иде. Ул дайверлар һәм волонтерларны яр буен җыештырганнан соң беренче тапкыр гына ашатмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев