Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Кагыйдәләр һәркем өчен

2013 елның декабре боз өстендә балык тотарга яратучылар өчен тыюлык территорияләрендә саклау һәм үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә экологик контроль чараларын катыландыру белән билгеләп үтелде. Автоһәвәскәр балык тотучыларны тәртипкә өйрәтү җиңел түгел. "Долгая поляна" ГПКЗ директоры Василий Никитин атна саен тыюлык территориясенә керү урынында кизү тора. Әлеге яңалык һәркемнең дә күңеленә...

2013 елның декабре боз өстендә балык тотарга яратучылар өчен тыюлык территорияләрендә саклау һәм үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә экологик контроль чараларын катыландыру белән билгеләп үтелде.

Автоһәвәскәр балык тотучыларны тәртипкә өйрәтү җиңел түгел. "Долгая поляна" ГПКЗ директоры Василий Никитин атна саен тыюлык территориясенә керү урынында кизү тора. Әлеге яңалык һәркемнең дә күңеленә хуш килми. Әмма экологлар рейдын ныгыту сыйфатында куелган полиция патруле моның шаярту гына түгел икәнлеген аңларга мөмкинлек бирде.

Әмма барысын да туктатып булмый. Патруль китү белән шунда ук тәртип бозучылар табыла. Торак фургон белән җиһазландырылган әлеге ГАЗ-66 машинасы безнең районда кунакта була. Ул да кагыйдәдән искәрмә булырга тиеш түгел.

Мәсәлән, «Әрмән пляжына» шәхси автомобильләр керү тыелган. Уникаль экологик зона икәнлеген күрсәтүче аншлаг алдында түләүле тукталыш урыны булдырылган. Ул кирәк булганда кардан чистартыла. - Әлеге зур машина хуҗасы канәгатьсезлек белдерде,- ди автотукталыш каравылчысы, үзенең "таныклыклары" белән юл салырга тырышты, әмма аны кертмәделәр.

Муниципаль пляждан җирле хуҗалар снегоходларда балыкчыларны балык тоту урынына ташый, ягъни һәркем өчен дә уңайлыклар булдырылган. Иң мөһиме - Идел яры чиста булып кала һәм язын безне көпчәкләр изгән, машина майларына буялган полоса түгел, ә дулкын тигезләгән чиста яр каршы алачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев