Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

«Южная Околица» ТИҮ эшен дәвам итә

«Южная Околица» ТИҮ активистлары микрорайонны чистарак итәргә тырышалар һәм ТИҮ территориясен төзекләндерәләр, ләкин үз участогыннан читтәге территориядә һәр кеше дә чисталык сакламый.

«Южная Околица» ТИҮ әгъзалары май бәйрәмнәре алдыннан чүп контейнерлары мәйданчыгын җыештырды. Кызганыч, гадәттә өмәләрдә катнашмый торган ваемсыз кешеләр, үзләренең йорт яны участокларын җыештырып һәм үз коймалары артындагы  территориянең чисталыгы турында бөтенләй уйланмыйча, икенче көнне үк бу мәйданчыкларны кабат җыйнаксыз хәлгә китергән…

ТИҮ әгъзалары, бернигә дә карамастан, җәмәгать киңлеген төзекләндерү эшен дәвам итә. Якшәмбе көнне Южная Околицадагы паркта алар коры үләнне җыйганнар, парктагы алдарак утыртылган агач үсентеләренә су сипкәннәр, шулай ук Дуслык урамында каштан үсентеләре утыртканнар.  

Исегезгә төшерәбез, чисталык һәм тәртип, беренче чиратта, чүпләмәгән урында була – әгәр кемдер өмәләрдә катнашмый икән, гомум кабул ителгән төзекләндерү кагыйдәләрен үтәсен иде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев