Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Икенче экотур безнең районда узачак

Бу ял көннәрендә «Чиста булачак» төбәк яшьләр оешмасы «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән безнең район территориясендә экотур уздырачак.

– «Ял көне экотуризмы» социаль-мөһим проекты 1 июльдән 20 сентябрьгә кадәр гамәлгә ашырыла, аның максаты – республика халкының экологик җаваплылыгын һәм ял культурасын арттыру, - диде МР башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин. - Бу чорда яшьләр оешмасы Татарстанның табигате буенча белем бирү-күңел ачу программасы һәм табигатьне саклау программасы белән ике көнлек өч экотур уздырачак.

Һәр экотурда 18 яшьтән өлкәнрәк 30 кеше катнаша. Беренче экотур июль башында Бөгелмә районында Карабаш сусаклагычы ярында узды.

Икенче тур безнең районда узачак, аның барышында чүп-чарны аерым җыеп, территорияне җыештыру оештырылачак. Җыештыру урыны – Зимовье территориясе. Экотур вәкилләре эштә катнашачак район активистларын көтә. Шул ук вакытта оештыручылар туристлар кирәк-яраклары һәм азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү чыгымнарын, шулай ук чарада катнашучыларның куркынычсызлыгы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.

Без исә җыелган чүпне вакытында чыгарырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев