Икеайлык тәмамланды, төзекләндерү эшләре дәвам итә
Санитар-экологик икеайлык чорында административ комиссия әгъзалары башкарма комитет вәкилләре белән берлектә муниципаль район җирлекләренең барлык территорияләрен тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җирлек территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 32 очрагы ачыкланган.
- Нигездә бу шәхси йортлар территориясеннән читтә печән, салам, тирес, төзелеш материалларын, утын, металл, төзек булмаган транспортны саклау, - ди административ комиссия секретаре Геннадий Вахромов.
Рейдлар барышында вазыйфаи һәм физик затларга төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 14 телдән кисәтү ясалган, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 18 беркетмә төзелгән. Административ комиссия 7 утырыш үткәргән, анда барлыгы 18 эш каралган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 12 физик затка кисәтү ясалган, алты физик затка 19 500 сум күләмендә штраф билгеләнгән. Иң күп хокук бозулар (4 әр) Кама Тамагы штп, Тәмте һәм Сөйки җирлекләрендә ачыкланган. Башка җирлекләрдә – 1-2 хокук бозу очрагы.
Санитар җыештыру буенча икеайлык уңай нәтиҗәләр бирде. Нигездә, барлык чүп-чар җыелган һәм каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылган, торак пунктлардагы чисталык һәм тәртип шул хакта сөйли. Әмма барыбызга да торак пунктларны карап тоту һәм төзекләндерү буенча эш алып барырга туры киләчәк. Болар – шәхси һәм күп фатирлы йортлар, предприятие, оешмалар тирәсендә һәм беркетелгән территорияләрдә чәчәкләр, агачлар утырту, үлән чабу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев