Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Идел ярында экологик акция

Июнь ахырында традицион экологик акция кысаларында Кама Тамагында Идел яры җыештырылды һәм елга төбе чистартылды.

Анда районның битараф булмаган кешеләре һәм кунаклары –  Алексей Леонов исемендәге Казан фәнни су асты-тикшеренү отряды, Рус география җәмгыяте, район оешмалары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, шулай ук актив каматамагылылар катнашты. Акциягә кешеләр дуслары, балалары белән килгән. Барысының да максаты бер – Идел ярын чистарту, ялны куркынычсыз итү. Чара һәр җәйдә «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Экологик өмәне ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Рус география җәмгыяте оештыра.

Катнашучылар берничә сәгать эчендә Идел буеннан 30 капчыктан артык чүп-чар җыйды, ә дайверлар причал янында елга төбен тикшерде, елганы чүп-чардан чистартты. Акциядә Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары да катнашты. Без чараның ничек үтүен белү өчен алар белән аралаштык. Ильяс Яруллин газетага мондый чараларда катнашырга һәм гомуми эшкә үз өлешен кертергә тырышуы турында әйтте. Аңа 14 яшь, ул 7 сыйныфны тәмамлаган. Җәйге яллар чорында мәктәп укучыларының күбесе кайсы кая тарала, шунлыктан яр буена сыйныфтан 4 кеше килгән: Милена Гурьянова, Валерия Лядова, Рәсилә Исмәгыйлева һәм Ильяс Яруллин. «Безгә чүп-чар җыяр өчен капчыклар һәм пирчәткәләр бирделәр, ярларны участокларга бүлделәр, һәр төркем үз территориясен җыештыру белән шөгыльләнде. Кешеләр күп иде, тиз һәм көйле эшләдек. Якынча сәгать 11.00 дә башладык һәм инде төшкә эшебезне төгәлләдек. Һәркайсыбыз зур капчык белән чүп-чар җыйды, - диде Ильяс. 

Чара азагында барысы да спорт мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан саф һавада әзерләнгән итле карабодай боткасы һәм татлы компот белән сыйландылар
Пристаньнан Лобач территориясенә һәм Әрмән пляжына кадәрге ара сизелерлек чистарды, катнашучылар үз эшләреннән канәгать калды һәм биредә ял итүчеләр чисталыкны саклар дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев