Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологик икеайлык башланды

Агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр районда торак пунктлар территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык узачак.

Икеайлык үткәрү буенча эшләрне үзара яраштыру өчен район оператив штабы түбәндәге составта расланды: штаб җитәкчесе – башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Баржанов; инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Фәния Мөхәммәдуллина, административ комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары, полиция, Роспотребнадзор вәкилләре, поселок башкарма комитеты, «Коммуналь челтәрләр» ААҖ, «Благоустройство» ҖЧҖ, башкарма комитетның икътисад бүлеге җитәкчеләре.

Атна саен штабта муниципаль төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлеше буенча мәгълүмат тупланачак.

Шуңа бәйле рәвештә шәһәр һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларына санитар-экологик хәлне яхшыртуга, шул исәптән агачлар һәм куаклар утыртуга, юлларны һәм тротуарларны, йорт фасадларын, урам баганаларын ремонтлауга, зиратларны, пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, азык-төлек һәм әйбер базарларын төзекләндерү, шулай ук контейнер мәйданчыклары төзү һәм ремонтлау, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар ясау һәм ремонтлауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру зарур.

7, 21 апрельдә, 5, 19 һәм 26 майда барлык оешмалар районның оператив штабына ведомство карамагындагы территорияләрне санитар чистарту барышы турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев