Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Агачлыкларны җыештырырга кирәк

Киңәйтелгән киңәшмәдә район башлыгы Наил Вазыйхов икеайлык кысаларында торак пунктлардагы агачлыкларны чыбык-чабыклардан җыештыру зарурлыгын билгеләп үтте.

Кышын салкын яңгырлар нәтиҗәсендә күп кенә агачлар сынган. Шуңа күрә хәзер агачлыклар бик пөхтә күренми. Юл буендагы агачларның сынган ботаклары җыйнаксыз булып тора. 

Наил Альберт улы билгеләп үткәнчә, Олы Карамал җирлеге генә агачлыкларны  җыештырган. “Авылларда, һичшиксез, утынга зур ботаклар җыярга теләүчеләр бардыр, бу эшне оештыру һәм транспорт белән ярдәм итү мөһим", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев