Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Экология

1 апрельдән районда санитар-экологик икеайлык башлана

Аның эшчәнлеген координацияләү өчен район штабы төзелгән, аны башкарма комитет рәисенең икътисад буенча урынбасары Миляушә Хәбибуллова җитәкли.

- Территорияләрне санитар чистарту буенча чаралар планы төзелде, дип хәбәр итте киңәйтелгән киңәшмәдә административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Геннадий Вахромов. – План буенча предприятиеләр, оешмалар, идарәче компанияләр, җирлек башлыклары территорияләрне чистарту буенча өмәләр оештырырга, чәчәк түтәлләрен ясау һәм ремонтлау, агачлар, куаклар утырту, шулай ук предприятиеләр һәм оешмалар биналары фасадларын ремонтлау эшләрен башкарырга тиеш.

Икеайлык барышында рөхсәт ителмәгән чүплекләр юк ителәчәк, елга-күл буйлары, скверлар, парклар, автомобиль юллары буендагы полосалар чистартылачак.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган обелискларга аерым игътибар биреләчәк: кирәк булганда ремонт, территорияне чистарту һәм яшелләндерү үткәреләчәк.

Геннадий Вахромов район халкы һәм хезмәт коллективлары башкарырга тиешле эшләрне искәртте. Поселение территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрендә түбәндәге таләпләр беркетелгән:

- Идарәче оешмалар — күпфатирлы йортларның ишегалды территориясен һәм йорт каршындагы 5 метр радиуслы участокны (яки урамга кадәр) җыештыра.

- Социаль өлкә учреждениеләре (мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләре) үз участоклары чикләрендәге территорияне һәм фасад каршындагы 10 метр радиустагы участокны (яки урамга кадәр), калган яклардан 10 метр радиустагы территорияне тәртиптә тота.

- Сәнәгать предприятиеләре һәм барлык милек формасындагы оешмалар керү юлларын, тротуарларны, коймаларны, санитар-саклау зоналарын СНИП нигезендә чистарта.

- Шәхси йорт хуҗалары — үз кишәрлекләре чикләрендәге территорияне һәм йорт каршындагы 5 метр радиустагы участокны (яки урамга кадәр) тәртиптә тота.

- Базарларның идарәче компанияләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмалары — үз кишәрлекләре чикләрендәге территорияне һәм 50 метр радиуслы ян-як территорияне (яки юлга кадәр) чистарта.

- Җир кишәрлекләре хокук ияләре — кишәрлек чикләрендәге территорияне һәм тышкы чиктән 5 метр радиуслы участокны (яки урамга кадәр) тәртиптә тота.

- Биналар, корылмалар милекчеләре — бина периметры буенча һәм 10 метр радиуслы ян-як территорияне (яки урамга кадәр) чистарта.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев