Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җыеп алырга һәм сакларга

Данил Төхвәтуллин районда беренчеләрдән булып үз комбайнына күчмә флаг беркетте. Ул бөртеклеләрне җыеп алуга беренче булып чыкты һәм беренче булып 5000 центнер ашлык суктырды. Данил комбайнчы ярдәмчесе булып 6 сыйныфтан ук эшли башлый. Әнвәр Исмәгыйлевтан эшкә өйрәнә. Ә хәзер Әнвәр аның ярдәмчесе. Алар көненә 70 тоннага кадәр ашлык суктыра. Урак...

Данил Төхвәтуллин районда беренчеләрдән булып үз комбайнына күчмә флаг беркетте. Ул бөртеклеләрне җыеп алуга беренче булып чыкты һәм беренче булып 5000 центнер ашлык суктырды.

Данил комбайнчы ярдәмчесе булып 6 сыйныфтан ук эшли башлый. Әнвәр Исмәгыйлевтан эшкә өйрәнә. Ә хәзер Әнвәр аның ярдәмчесе. Алар көненә 70 тоннага кадәр ашлык суктыра. Урак батырларын котларга басуга "Кама Тамагы" АХП генераль директоры Рамил Каюмов та килгән иде. Ул иң яхшы комбайнчыга флаг һәм акчалата премия тапшырды. 29 июльгә икенче урында комбайнчы Илгиз Гыйззәтуллин (3643 ц.), өченчедә- Илнар Хәмидуллин (3620 ц.), дүртенчедә- Мөдәрис Минһаҗев (3298 ц.). Барлык комбайнчылар да премия һәм урып-җыю барышы турындагы бюллетень алды.

Авыл хезмәтчәннәре һәр кояшлы көнне файдаланып калырга тырыша. "Безнең механизаторлар һәм комбайнчылар иртәнге алтыдан төнге бергә кадәр эшли,-ди АХПның Олы Бортас җитәкчесе Ислам Шаһиев. -Без 700 гектар мәйданнан уңыш җыеп алдык инде, бер-ике көннән бөртеклеләрне җыеп бетерергә тырышабыз. Безгә эштә МТК комбайнчылар отряды ярдәм итә».

Карамал бүлекчәсендә 29 июльдә орлык фондын җыюга керешкәннәр. Барлык ашлык ындыр табагына кайтартыла. "Бүгенге көнгә 560 тонна бодай җыеп алынды,-ди ындыр табагы мөдире Роза Хакимова. -Без аны калибрлап складка саклауга салабыз. Барлыгы 1000 тонна әзерләргә планаштырабыз, 400е үз бүлекчәбезгә һәм 600е АХП өчен".

Кайсы гына басуга карама һәр бүлекчәдә дә матур аязлы көнне файдаланып һәм өлгергән уңышны саклап калырга тырышып игенчеләр хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев