Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ветеринария хезмәте – өйрәнү күнекмәләрендә

Яшел Үзән районы Олы Яке авыл җирлегендә хайваннарда һәм кош-кортларда була торган аеруча куркыныч авыруларны булдырмау буенча өйрәнүләр булып узды.

Аларда Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстаннан килгән ветеринария хезмәте вәкиләре катнашты. Алар арасында Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә бар иде.
Чара ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Линар Гарипов, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында узды.
-Ветеринария хезмәте белгечләре карантин урнаштыру һәм аны тәмамлау, эпизоотик учакны булдырмау, аны бетерү һәм таралуына юл куймау буенча чаралар планлаштыру турында документ проектлары булдыруга кагылышлы бурычларны үтәделәр,- диде Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе Руслан Шакиров. – Алар анализга биологик материал пробаларын алу һәм аны лабораториягә тапшыру процедурасының ничек узуын, лаборатор тикшеренү ысулларын күрсәттеләр. Мондый өйрәнү күнекмәләре вакытында без терлекләрдә була торган аеруча куркыныч авырулар таралу очраклары артуга бәйле гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт хакимияте  башкарма органнары, территориаль идарәләр һәм җирле хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлеген камилләштерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев