Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Тракторлар белән студентлар идарә

Җәй – җитештерүдә практика узу чоры һәм еш кына авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчеләренең төп составына практика үтүче студентлар

14 июльдә «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ кырларында туфракны дисклау эшләре барды. 

Предприятие ел саен үз кишәрлекләренә файдаланылмаган 5000 гектарга кадәр чәчүлек җирләрен өсти. Кайбер элекке басуларда агачларны тамыры белән йолкып алырга, кайдадыр сөрүлекнең өске катламын гына эшкәртергә туры килә.

200 гектардан артык кырда бу эшне Казан дәүләт аграр университеты студенты Самат Сафиуллин башкара.  Ул үзе Аксубай районыннан һәм инде өченче ел җәйге чорда республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшли.

– Мин дүртенче курска күчтем, һәм ел саен җәйге каникулларда төрле районнарда эшлим, укуны тәмамлагач, кая урнашачагымны сайлыйм. Ике ел Буа районында эшләдем, быел исә «Август-Кама Тамагы»нда эшләргә булдым.

– Югары уку йортын тәмамлагач, нинди белгечлек алачаксыз һәм механизатор эше сезгә белгеч буларак нәрсә бирә?

– Мин агроном булачакмын. Кырларда эшләү барышында аларны эшкәртү процессы яхшырак аңлашыла, минем өчен моны белү шулай ук мөһим.

– Кайда эшләү күбрәк ошады?

– Монда яхшырак. Предприятие эшчеләр турында кайгырта – торак өчен түли, бушлай туклану белән тәэмин итә. Техника заманча, яңа. Мин апрельдән бирле эшлим һәм монда практика узуымнан бик канәгать.

– Ә сез «Август-Агро» идарәче компаниясенең теләсә кайсы бүлекчәсенә эшкә урнашырга телисезме?

– Калганнарында эшләгәнем юк, анда нинди вәзгыять икәнен белмим, ә монда бик яхшы, җитәкче җитди һәм хезмәттәшләрем дә ярдәмчелләр.

Күрше басуда “МТЗ”да тагын бер студент эшли иде. Илфак Мотыйгуллин, Кама Тамагы урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Апас аграр көллиятенә укырга кергән. Ул шулай ук дүртенче курска күчкән.

– Мин инде икенче җәй «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖда эшлим, - ди Илфак. - Башта ярдәмче эшче булып эшләдем, быел трактор ышанып тапшырдылар. Мин зур техника эшкәртә алмаган урыннарны – баганалар һәм махсус тамгалар тирәсендәге сөрүлек җирләрен дисклыйм. 

– Көллиятне тәмамлагач, нинди һөнәр алачаксыз?

– Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча белгеч.

Өлкән буынга киң профильле механизатор белгечлеге аңлаешлырак. Илфак та районның ышанычлы һәм тотрыклы предприятиеләренең берсе булган «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖда эшләргә хыяллана. Киләчәктә укуын югары уку йортында дәвам итәргә планлаштыра. Бу яшьләрнең авыл хуҗалыгы өлкәсен аңлы рәвештә сайлавын тагын бер кат раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Август-Кама Тамагы