Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекләр өчен азык запасы нинди?

Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә малларны алда торган кышлату өчен терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, 7459 гектар күпьеллек үләннең 5109 гектары чаптырылган, бу планның 68 процентын тәшкил итә. «Олы Кариле» ачык акционерлар җәмгыятендә һәм «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Варварино бүлекчәсендә...

Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә малларны алда торган кышлату өчен терлек азыгы әзерләү дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, 7459 гектар күпьеллек үләннең 5109 гектары чаптырылган, бу планның 68 процентын тәшкил итә. «Олы Кариле» ачык акционерлар җәмгыятендә һәм «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Варварино бүлекчәсендә күпьеллык үлән чаптыру тулысынча тәмамланган. Олы Бортас, Келәнче, Иске Барыш бүлекчәләрендә 90 проценттан артык чаптырылган. Тулаем район буенча 1288 тонна печән һәм 15829 тонна сенаж әзерләнгән. Бу шартлы бер баш терлеккә 6 центнер азык берәмлеге әзерләргә мөмкинлек бирде. шулардан «Кама Тамагы» АХПына 6,6, Ленин исемендәге хуҗалыкка - 1,4, «Олы Кариле» ачык акционерлар җәмгыятенә 0,4 центнер азык берәмлеге туры килә. Печән иң күп күләмдә Варварино (334), ә сенаж - 2780 - Кече Салтыкта әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев