Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы да әзерлиләр, яңа җайланмаларда да эшлиләр

«Олы Кариле» – ҖЧҖ бүген районда терлек асраучы бердәнбер авыл хуҗалыгы предприятиесе.

15 июльдә Караталда терлекчелек комплексы янында сенаж әзерләү эшләре барды.

Тракторчылар Альберт Габдуллин, Нәрис Вәлиев һәм “КамАЗ” йөртүчеләр Марат Вафин һәм Илһам Әскәров кырдан яшел масса ташыдылар. Сенаж чокырында аны тракторчы Шәүкәт Әскәров тыгызлады.

– Мин инде пенсионер, әмма барыбер эшлим, – ди Альберт Габдуллин. – Үз авылым хуҗалыгына ярдәм итәргә кирәк, эшсез дә утырасы килми.

Тагын бер пенсионер – Бакир Дәүләтов рейслар исәбен алып барды.

– Мин 25 ел Магадан өлкәсендә төзүче булып эшләдем, бөтен яшьлегем шунда үтте, 46 яшемдә туган авылыма кайтырга карар иттем. Ленин исемендәге колхозга урнаштым. Слесарь да, фуражчы да, тракторчы да булып эшләдем. Бер айдан миңа 70 яшь тула, шуңа күрә хуҗалыкка катлаулы булмаган эшләрдә генә ярдәм итәм.

– Ул исәпкә алучы гына түгел, көн азагында реестр төзи һәм төп предприятиегә җибәрә, бирелгән мәгълүматлар буенча эшчеләргә хезмәт хакы билгеләнә, - диде «Каратал» терлекчелек комплексы директоры Ринат Ишмиев.

Бүген комплекста 251 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 147се – савым сыерлары. Монда тәүлеккә уртача 2500 кг сөт савалар, бер сыердан 18 кг сөт савыла.

 – Терлекләрегез көтүгә чыгарылмый, сыерларны нәрсә белән туендырасыз?

–  Сыерларның һәр төркеме өчен рационны белгечләр төзи, - диде Ринат Ишмиев. - Югары күләмдә сөт бирүчеләр өчен ул бер төрле, ташлатылган сыерлар өчен икенче төрле һ.б. Күптән түгел авырлык датчигы булган азык өләшү җайланмасы китерделәр, бу безнең өчен бик уңайлы.

Анда чип урнаштырылган һәм азык буенча белгеч компьютерда савытка күпме һәм нинди азык төялгәнен күрә. 

Җайланма электрон үлчәүләр белән җиһазландырылган. Төягеч әлеге сыерлар төркеме өчен кирәкле күләмдә савытка сенаж, яшел масса, катнаш азык, вакланган ашлыкны төйи. Аннары болар барысы да бутала һәм җимлекләргә коела.

– Сыерларның төркемнәрен ничек һәм нинди билгеләр буенча формалаштырасыз?

– Моның өчен бездә «Альпро» программасы бар, ул сыерның статусын һәм аның эшли башлау вакытын, шулай ук орлыкландыру нәтиҗәсен билгели. Барлык сыерлар да чиплаштырылган, шуңа күрә мәгълүматларны бутау мөмкин түгел. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, хайваннарның биологик ихтыяҗыннан чыгып, туклану рационы төзелә торган төркемнәр формалаша. Бу безнең эшне җиңеләйтә һәм нәтиҗәлелекне арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кариле