Ринат Ишмиев: “Кайвакыт хыяллар тормышка аша”
Ленин исемендәге терлекчелек комплексы ун елга якын «сәламәт ферма» статусына омтылды һәм, ниһаять, аның бу хыялы тормышка ашты.
Март аенда Каратал терлекчелек комплексыннан бөтен терлекләрнең чыгарылуы турында язган идек. Бу хыялны тормышка ашыруның беренче этабы булып чыкты.
- Барлык лейкозлы терлекләр чыгарылды, һәм без ике ай терлекчелек биналарын сәламәт терлекләрне кабул итүгә әзерләү белән шөгыльләндек, - диде терлекчелек комплексы директоры Ринат Ишмиев. - Зур булмаган коллективыбыз барлык биналарны механик юл белән җыештырды, аннары барысы да капиталь рәвештә юылды һәм өч тапкыр дезинфекцияләнде. Дезинфекцияне ясарга безгә район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре ярдәм итте, моның өчен аларга зур рәхмәт.
Эчке ягыннан тыш, комплексның урам як территориясе дә җыештырылган, аннан бөтен тирес чыгарылган, түбәсе, тәрәзәләре ремонтланган, эретеп ябыштыру эшләре башкарылган, азык өстәле яңартылган.
Ләкин эш моның белән генә бетмәгән. Комплекска белгечләр килгән, алар стеналардан, идәннәрдән, читлек бүлемнәреннән анализлар алганнар һәм лаборатория шартларында аларны тикшергәннәр.
- Лаборатория уңай бәяләмә бирде, шуның нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы ветеринария идарәсе тарафыннан барлык чикләүләрне бетерү турында карар чыгарылды, - ди Ринат Ишмиев. - Бу комплекс сәламәт терлекләрне кабул итәргә әзер дигәнне аңлата, һәм без терлекчелек продукциясен җитештереп кенә калмыйча, сата да алабыз.
- Коллективыгызны саклап кала алгансыз, сез башкарган эш аларның элеккеге вазыйфаларыннан аерыла иде бит?
- Төп состав – терлек караучылар, каравылчылар, ветеринария табибы чистарту белән мәшгуль иде. Ә менә сыер савучыларны Яшел Үзән районының «Әҗәл» терлекчелек комплексына күчердек. Дүрт хезмәткәребез Лилия Зиннәтуллина, Гүзәлия Мәһдиева, Вәсимә Галимҗанова, Зөһрә Әхмәтшина хәзер дә шунда эшкә йөриләр. Монда алар өчен алга таба да эш булмаячак.
Һәм менә 18 майда чиста, чын мәгънәсендә стериль комплекска беренче партия сәламәт терлек – 300 баш 9-12 айлык таналар кайтартылган.
-Сезнең алда хәзер нинди бурыч тора?
- Без терлекләрне билгеле бер кондициягә кадәр үстерәчәкбез. Әмма без симертү производствосы гына түгел. Таналар 345 килограммга җиткәч, аларны синхронлаштыруга куячакбыз, шуннан соң безгә орлыкландыручылар киләчәк. Орлыкландыру сөтчелек юнәлешен җитештерүче үгезләр спермасы белән башкарылачак. Тагын 35 көннән сыерларга УЗИ ясап, барлык буаз таналар аерым боксларга күчереләчәк. Тагын 35 көннән кабат тикшерү узачак һәм буаз таналар холдингның сөт терлекчелек комплексларына күчереләчәк. Ә Ленин исемендәге терлекчелек комплексына үстерергә бозауларның яңа партиясен китерәчәкләр.
- Без чыннан да «сәламәт ферма» статусына бик озак омтылдык һәм, ниһаять, моңа ирештек. Бу тылсым көче белән түгел, ә көндәлек хезмәт, югары күрсәткечләр һәм бөтен коллективның бу максатка омтылышы нәтиҗәсендә килеп чыкты. Хыялыбызның тормышка ашуына без барыбыз да бик шат. Сәламәт хайваннар белән эшләү күпкә күңеллерәк, чөнки без җитештерелгән продуктлар өчен җаваплы. Хәзер без үзебезнең продукциянең беркемгә дә зыян китермәячәгенә ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев