Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рәзил Шәймәрдәнов: «Техниканы яратам, аны яхшы беләм»

Үсмерлек елларын ул авыл хуҗалыгында эшләгән агасы һәм икетуган абыйсы янында үткәргән.

Рәзилгә нибары 29 яшь, кем турында язарга дигән сорауга предприятиенең генераль директоры иң яхшы хезмәткәрләр арасыннан аның исемен атады.

– Балачакта мин бик тә абыйларыма ярдәм итәргә яраттым, хәзер балалар телефонсыз тора алмаган кебек, мин техникасыз тора алмый идем,- ди Рәзил. - Хәзер дә бу күңелемә ошый торган һәм үзем яхшы башкара торган эш.

Мәктәпне тәмамлагач, Рәзил Апас аграр колледжына укырга керә. Студент чагында ук кырда Ренат Гыймадиевның ярдәмчесе булып эшли. Колледжда киң профильле механизатор белгечлеге ала.

– «Акбарс-Холдинг»ка эшкә урнаштым, - ди Рәзил. - Беренче елларда тәҗрибә тупладым, абыем Рәмис Сабитов белән эшләдем. “Август”  «Татагролизинг»ны алыштырды.

Ә 2020 елдан Рәзил Шәймәрдәнов «Август-Кама Тамагы»на эшкә күчә.

– Кайсы оешмада эшләү җиңелрәк?

– Элек тынычрак иде, әмма хезмәт хакы тоткарланды. Хәзер таләпләр югарырак, дисциплина катгыйрак, әмма ышаныч та күбрәк.

– Сез нинди техникаларда эшли беләсез?

– Минем алты категориягә рөхсәт бар. Төрле техникада эшләргә туры килә: комбайннар, тракторлар, йөк төягечләр, сиптергечләр. Барысы да сезонга бәйле, мин ел әйләнәсе диярлек эшли алам.

– Эшкә автобус белән йөрисезме?

– Юк, мин үз машинам белән йөрим, ә предприятие бензин чыгымнарын каплый. Минем өчен алай уңайлырак.

– Эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә теләмисезме?

– Юк, мин кыр эшен яратам, бу эшне беләм һәм аны мөһим хезмәт дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев