Районда табигый энергия чыганагын саклап калып булырмы?
Бу атнада район хакимиятендә умартачылыкны үстерүгә багышланган киңәшмә булып узды.
Район башлыгы Наил Вазыйхов билгеләп үткәнчә, районда умартачылыкны уңышлы үстерү шарты булып авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең, агрономнарның, умартачыларның, җирле үзидарә органнарының, дәүләт ветеринария хезмәтенең, авыл хуҗалыгы идарәләренең җайга салынган эше тора.
Киңәшмәдә бал кортларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агуланудан саклау мәсьәләләре, шулай ук бал кортлары авыруларын профилактикалау һәм аларга каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар.
Паспортлаштыру процедурасы һәм лаборатор анализлар үткәрү турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Анна Әкбәрова сөйләде.
Аерым алганда, ул бал кортларын карау буенча ветеринария кагыйдәләренең төп нигезләмәләрен, аларны карау шартларына карата таләпләрне һәм хуҗалыкка яңа умарталар кертелгән көннән кимендә 30 календарь көн мәҗбүри карантин үтәүне әйтеп үтте.
Шулай ук Анна Әкбәрова умарталыкларны мәҗбүри паспортлаштыру турында искәртте.
- Умарталыкның ветеринария-санитария паспорты дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан рәсмиләштерелә, ул умартачылык хуҗалыгын легальләштерү өчен кирәк, умартачылык продуктларын сату, умарталыкны күчерү, ана кортларны һәм умарталарны сатып алу һәм сату мөмкинлеге бирә.
Аны рәсмиләштерү өчен төбәк органына гариза тапшырырга кирәк, анда умартачылыкның кайда урнашканын һәм умарталарның санын күрсәтү мөһим. Умартачылыкны белгечләр караганнан соң, бал кортларын асрау тәртибе бозылмаса, хуҗа паспорт алачак. Җитешсезлекләр ачыкланса, умарталык хуҗасы аларны бетерергә тиеш була.
2024 елдан Россиядә авырулар таралуны булдырмау һәм бал кортларының күчеп йөрүен күзәтү өчен умарталарны мәҗбүри маркировкалау кертелгән. Умарталыкларда бу процедура 2025 елның сентябрендә тәмамланырга тиеш. Умарта кортлары булган һәр умартаны маркировкаларга кирәк.
.jpeg)
Умарталык паспорты булмау һәм умарталарны маркировкалау барлык нәтиҗәләр белән административ җаваплылыкка китерә.
Россельхознадзор дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова умартачылыкны үстерүнең прогрессив ысуллары, умарталарны карау кагыйдәләре, маркировкалау һәм кырларны эшкәрткәннән соң бал кортлары агулануны профилактикалау чаралары турындагы мәсьәләләрне яктыртты.
.jpeg)
«Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ һәм «Олы Кариле» ҖЧҖ баш агрономнары Алмаз Бәдыгин һәм Мансур Шәйхетдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчү мәйданнары структурасын күрсәттеләр, шулай ук кырларны эшкәртү турында мессенджерларда хәбәр итәчәкләрен әйттеләр.
«Татарстан умартачылары» РОО әгъзасы Сәет Мөхәммәдуллин умартачылар ел саен очраша торган проблемалар турында сөйләде.
- Ел да безнең проблемалар бер үк, - диде Сәет Имаметдин улы. – Төп бәла – кырларны агулы химикатлар белән эшкәртүгә бәйле рәвештә бал кортларының үлүе. Беренчел мәгълүматлар буенча район умарталыкларында көзгә 50% ка кадәр умарта корты үлгән. Рапс чәчелгән урыннарда үлгән бал кортларының күләме кимрәк. Әлбәттә, бал кортлары агулы химикатлардан гына түгел, шул исәптән авырулардан, корткычлардан да үлә, әмма мондый массакүләм чума нәкъ менә соңгы елларда күзәтелә башлады.
- Ничә умарталык паспорты рәсмиләштердегез?
- Кырык иде, ләкин хәзер маркировка үткәрергә кирәк, бу процедураның ничә умарталыкта башкарылганын әйтә алмыйм.
- Сезгә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кырларны эшкәртеләчәге турында биргән мәгълүматы ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?
- Аларга бу эшләре, кисәтүләре өчен рәхмәт. Хәер, аннан һәрвакытта да йөз процентка файдаланып булмый. Беренчедән, интернет бөтен җирдә дә эшләми. Әгәр умарталыкны кырга яки урманга алып чыксалар, мәгълүматны оператив рәвештә һәрвакытта да күреп булмый. Бу хакта шалтыраткан һәм хәбәр иткән хезмәттәшләр ярдәме белән генә нәрсәдер эшләргә мөмкин. Икенчедән, куркыныч урыннан бал кортларын алып китәргә һәркемнең дә мөмкинлеге юк, бал җыю вакытында умарталарны ябу да чара түгел, бал кортлары умартада тончыгырга мөмкин.
- Җыелышта ничә умартачы катнашты?
- 10-12 кеше, кешеләр мондый җыелышларга ышанычын югалта, чөнки безнең проблемаларга карата әллә ни үзгәреш булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев