Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рафаэль Галимҗанов: «Көч барда ярдәм итәчәкмен»

«Олы Кариле» ҖЧҖ терлек азыгы һәм майлы культуралар чәчүне тәмамлый.

Чәчү башланганнан бирле Рафаэль Галимҗанов үзенең “МТЗ”ында 500 гектардан артык мәйданга орлык чәчкән.

Хуҗалык чәчүгә керешүгә үк, ул бөртекле, аннары кузаклы культураларны чәчүгә чыга. Һәм менә инде өченче басуга рапс чәчә.

- Мәктәпне тәмамлауга ук колхозда эшли башладым, - ди Рафаэль Зиннәт улы. -  Хуҗалыкның атамалары гына үзгәрә, ә басулар шул ук. Армия хезмәтеннән соң янә 1976 елдан бирле авыл хуҗалыгында эшлим. Бераз терлекчелектә эшләп алдым, ләкин кабат МТЗ тракторына әйләнеп кайттым. Техника миңа якынрак. Сиксәненче елларда хәтта терлек азыгы һәм бөртекле культуралар үстерү буенча звено оештырдылар. Бик яхшы эшләдек, хезмәт хакы да әйбәт иде, ләкин ни өчендер бу тәҗрибә, уңай нәтиҗәләргә карамастан, ныклап урнашмады.

Хәзер Рафаэль Зиннәт улы лаеклы ялда, әмма эшнең кызу чорында хуҗалыкка ярдәмгә килә.

- Чәчүгә чакырдылар, ә аннары терлек азыгы әзерләү, урып-җыю, уҗым культураларын чәчү башланачак. Шуңа күрә көзгә кадәр эш җитәрлек булыр дип уйлыйм. Көч булганда, ярдәм итәчәкмен, - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев