Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Олы Кариле механизаторлары урып-җыюны җыр белән башлый

Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рамил Сабировның узган атнадагы мәгълүматлары буенча, «Олы Кариле» ҖЧҖда 350 гектарда уҗым бодае, 40 гектар мәйданда борчак, 60 гектарда арпа җыеп алынган.

Келәнчедә яшәүче Фуат Исмәгыйлев район басуларында кырык елдан артык эшли. Ул «Тукай» колхозына мәктәпне тәмамлауга ук килә, аннары армиядә хезмәт итә. Һәм яңадан туган кырларына әйләнеп кайта. Тәҗрибәле механизатор хәзер «Олы Кариле» ҖЧҖдә эшли.

Олы Кариледән Илдар Галимҗанов армия хезмәтенә кадәр комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, ә 1995 елдан ул – авыл хуҗалыгы предприятиесенең алыштыргысыз механизаторы.

Машина йөртүчеләр Илһам Әскәров һәм Ришат Һадиев урып-җыюның беренче көненнән үк Караталдагы ындыр табагына ашлык чыгару белән мәшгуль. Алар, кырның ераклыгына һәм культураның уңышына карап, көненә 8-10 рейс ясый.

- Без бу сезонда 1340 гектар мәйданда уҗым бодае чәчәргә планлаштырабыз, - диде Рамил Радик улы. – Тәҗрибә күрсәткәнчә, көзге культураларның уңышы чыгымнардан югарырак. Бүген иртән чыгарга ниятләделәр, куәтле трактор, чәчү комплексын әзерләделәр, әмма бераз тоткарлык булды, комплексның бер тәгәрмәчен алыштырырга туры киләчәк.

Без «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖда барган кыр эшләрен рәссамнарның үз картиналарында сурәтләве турында язган идек. Ә менә Олы Кариле хезмәтчәннәре урып-җыюның һәр көнен җыр белән башлыйлар. Бу авылда яшәүче бер кеше, җырлар җырлап, механизаторларның кәефен күтәрә. Безнең алда ул татар эстрадасының популяр җырыннан өзек башкарды. Видеоны “Вконтакте” челтәрендәге рәсми төркемдә карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев