Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ленин терлекчелек комплексы темпларны арттыруны дәвам итә

Бүген Каратал комплексында тәүлеклек савым күләме узган ел белән чагыштырганда 1200 килограммга күбрәк.

Моңа терлекләрнең баш санын яңарту ярдәм иткән, бу хакта безнең газета берничә тапкыр язган иде. Процедура торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе Ринат Ишмиев инициативасы белән гамәлгә кертелгән. Ул холдинг җитәкчелеген терлекчелек комплексын япмаска, ә продуктив булмаган терлекләрне сәламәтләренә алыштырып эшләү мөмкинлеге бирүләренә күндерә алган. Аның дәлилләренә колак салганнар һәм ялгышмаганнар. Бүген комплекста 18 кеше эшли, шуның алтысы – машина белән сыер саву операторлары.

- Ике сыер савучы Көрәледән, икесе – Олы Кариледән, тагын икесе Караталдан һәм Олы Бортастан килеп эшли, - ди Ринат Ишмиев. - Аларның төгәл эше ярдәмендә без яшь терлекләр үлүен туктаттык. Бүгенге көндә комплекс территориясендә яңа туган бозаулар өчен зәңгәр йортлардан торган тулы бер шәһәрчек бар – өч айга кадәр биредә 66 баш бозау асрала. Өч айдан алты айга кадәрге үгезләрне Олы Кариле фермасында симертәбез. Хәзерге вакытта алар монда 37 баш. Таналарны холдинг комплексларына җибәрәбез. Артымнар яхшы, бозаулар тәүлегенә уртача 780 грамм өсти. 450-500 кг авырлыкка җиткәч, үгезләрне ит комбинатына җибәрәбез.

Бүген «Олы Кариле» ҖЧҖ терлекчелеген авыл хуҗалыгы предприятиесенең табышлы бер өлеше дип әйтергә була. Тармак буенча табыш аена 800 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев