Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Красновидово икмәк кабул итү пункты эшкә әзер

Күптән түгел биредә предприятиене кабул итү уңышлы үтте. Аны тәҗрибәле белгечләр үткәрде.

Эшче төркемгә Татарстан Республикасы буенча «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ филиалы директоры Татьяна Менликиева һәм «Татар төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ директорының фитосанитария, фумигация, туфрактагы тикшеренүләр, орлык материалының, ашлыкның һәм аны эшкәртү продуктларының сыйфатын бәяләү мәсьәләләре буенча урынбасары Айтуган Мөбәрәков җитәкчелек итте.

- Складлар, лаборатория җиһазлары, автоүлчәүләр, шул исәптән елга транспортына озатылган ашлыкның авырлыгын билгели торган җайланмалар тикшерелде, - диде ХПП директоры Рамил Идрисов. - Комиссия янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, киптергечләрнең торышына, операторларны укытуга җитди игътибар бирде.

- Икмәк кабул итү пунктында ничә кеше эшли?

- Хәзер предприятиедә 40 кеше эшли, әмма урып-җыю башлангач, без тагын 10 кешене кабул итәчәкбез. Күбесе студентлар, алар белән килешүләр имзаланган. Нигездә лабораториягә һәм үлчәү хуҗалыгына хезмәткәрләр кирәк булачак.

- Елга транспорты белән ашлык җибәрү линиясе актив кулланыламы?

- Без 20 апрельдән ашлыкны елга аша төяп җибәрәбез. Бу линия предприятиенең мөмкинлекләрен шактый арттыра. Ашлыкны нәкъ менә елга транспорты белән җибәрүгә заказ бирүчеләр булды. Нәтиҗәдә 11 баржа төяп, елга аша 37 мең тонна ашлык җибәрдек. Бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә эшләргә туры килде. Аның каравы хезмәткәрләр апрель-май айларында югары хезмәт хакы алды.

- Беренче ашлыкны кайчанга көтәсез?

- Бу атнада уңыш алырбыз дип уйлаган идек, әмма яңгырлар урып-җыюны тоткарлады. Әлегә «Август -Кама Тамагы» ҖЧҖ белән 10 мең тоннага килешү бар, фермерлар ашлыкны киптерергә һәм чистартырга ниятли. Игенне авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сату һәм саклау өчен сатып алабыз, шуңа күрә эшсез калмаячакбыз дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев