Кисәтелгән, димәк, каршы торырга әзер
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе районда яшәүчеләргә хайваннарны һәм кошларны бары тик терлек һәм кош-корт өчен ветеринария-озату документлары булган сатучылардан һәм бары тик махсуслаштырылган базарлардан гына сатып алырга кирәклеге турында искәртә.
Һәр елны яз көне йорт кошларын һәм инкубация йомыркаларын рөхсәтсез сатучы затлар үз эшчәнлекләрен активлаштыра. Гадәттә, авылларда терлекләрне һәм кош-кортларны ветеринария документларыннан башка турыдан-туры автотранспорттан саталар. Яки социаль челтәрләрдә, мессенджерларда бройлерларның тәүлеклек чебиләрен, йомырка салучы тавыкларны отышлы бәядән сату турында белдерүләр урнаштыралар, сайлау мөмкинлеге һәм бушлай китерү вәгъдә итәләр. Исегездә тотыгыз, бу кошлар куркыныч чирләр йоктырган булырга мөмкин.
- Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан тере кош-корт сатып алу нәтиҗәсендә район территориясенә инфекция кертелергә һәм терлекләр, шул исәптән кешеләр арасында да карантинлы һәм аеруча куркыныч булган авырулар таралырга мөмкин, - ди идарәнең дәүләт инспекторы Раилә Зарипова. - Россельхознадзор терлекчелек продукциясе сатучыларның кирәкле ветеринария документлары булган очракта да, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан товар сатып алмаска киңәш итә.
Кошны бары тик сәүдә өчен махсус билгеләнгән урыннарда һәм авыл хуҗалыгы хайваннары яки кош-корт турында мәҗбүри мәгълүмат (төре, токымы, саны, яше, бару маршруты, җитештерүче, ясалган вакцинацияләр һәм ветеринария чаралары, чыгу урынының эпизоотик иминлеге) күрсәтелгән ветеринария документлары булганда гына сатып алу куркынычсыз.
Авыл хуҗалыгы кошларын сатып алганда аның тышкы кыяфәтенә һәм каурый катламының торышына игътибар итәргә кирәк. Кош актив, хәрәкәтчән булырга, сулышы гырылдаусыз һәм тигез, күзләре бүлендекләрсез, башы һәм тәненең торышы табигый һәм чиста булырга тиеш.
Сатып алынган кошны аерым бүлмәдә карантинда тотарга кирәк.
Әгәр кошларның үзләрен гадәти булмаганча тотуына (азыктан һәм судан баш тарту, йомырка салуның кискен кимүе, каурыйларының тырпаюы, кикригенең һәм аякларының төсе үзгәрү, хәрәкәт координациясенең бозылуы, башын артка ташлау, калтырану, табигый булмаган позада булу, бер урында әйләнеп тору, танавыннан агу, күзләрендәге мөгезкатлауның тоныклануы һ.б.) игътибар итсәгез һәм кош-кортның кинәт күпләп үлүе ачыкланса, эпизоотиягә юл куймау өчен, кичекмәстән якындагы ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-Кошларны асрау кагыйдәләре Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2006 елның 3 апрелендәге 103 номерлы боерыгы белән регламентлана, бу боерыкларны үтәргә кирәк, - дип киңәш итә инспектор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев