Кама Тамагында чәчү тәмамланып килә
Авыл хуҗалыгы

Кама Тамагында чәчү тәмамланып килә

20 майга районда планлаштырылган мәйданнарның 80 проценттан артыграгы чәчү эшләре башкарылган. Һәм янә фермерлар алдынгылар рәтендә, алар сабан бөртеклеләрен мәйданның 95 процентында чәчкән.

Гомумән, чәчү яхшы темплар белән бара. Беррәттән чәчүлекләрне эшкәртү дә алып барыла. 25 апрельдә чәчелгән сабан бодае инде шытып чыккан, ә 19 майда биредә «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ сиптергече эшләде.

Авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Алмаз Бәдыйгин газетага түбәндәгеләрне хәбәр итте:

- Безгә 1500 гектарда сабан бодаен чәчәсе калды, иртәгә үк язгы рапс чәчүне төгәллибез һәм беренче июньгә кадәр көнбагыш чәчүне төгәлләргә уйлыйбыз".

Исегезгә төшерәбез, чәчүлек мәйданнарының иң зуры безнең предприятиедә - 30 мең гектардан артык, 20 майга район территориясендә чәчүдә 13 агрегат эшли, алар ике сменада эшлиләр. Бөртеклеләр арасыннан биредә бодай чәчәләр (2555 гектар). «Олы Кариле» ҖЧҖда һәм КФХда арпага өстенлек бирелгән, ул 1708 гектарда чәчелгән.


Нет комментариев