Кама Тамагында бер айдан артык чәчү эшләре бара
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 12 майга районда планлаштырылган мәйданның 50 процентында чәчү эшләре башкарылган.
Әлеге бурычны барысыннан да яхшырак итеп фермер хуҗалыклары үтәгән. Бөртекле сабан культураларын фермерлар 65 процент мәйданда чәчкән. Чәчү эшләрендә 16 агрегат кулланыла, шуның яртысы ике сменада эшли.
12 май көнне Яңа Сала авыл җирлеге кырларында сабан рапсын чәчтеләр.
Чәчү комплексы басу кырыена җиткәнен көткән арада, эшче Исфат Идрисов белән сөйләштек.

Ул Яңа Салада яши булып чыкты, озак еллар Яңа Сала пекарнясында эшләгән, ул ябылгач, Красновидово икмәк кабул итү предприятиесенә күчкән. Озак вакытлы административ ял вакытында Сөйки терлекчелек комплексына урнашкан, ул ябылганнан соң, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ мастерскоена күчкән.
- Миңа монда ошый, эш һәрвакыт бар һәм яхшы түлиләр.
Чәчү комплексында сменалап Александр Федьков һәм Динур Төхвәтуллин эшлиләр. Аларның сменасы 12 сәгать дәвам итә.
Александр Федьков авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2021 елдан бирле эшли. Ул – киң профильле механизатор.

- Язын чәчүдә трактор рычаглары артында, җәен-көзен комбайнда, кышын Олы Салтыкта төягечтә бөртеклеләрне җиңсәләрдән ангарларга төяп җибәрәм, - ди ул.
Федьковлар гаиләсе Куйбышев Затонында яши, ике бала тәрбиялиләр.
- Районда шундый тотрыклы авыл хуҗалыгы предприятиесе барлыкка килүгә мин бик шат. Ул ышаныч биреп кенә калмый, ә планнарны тормышка ашыру мөмкинлеге дә бирә.
Балтач җирлеге басуларында Руслан Нуруллин көнбагыш чәчте. Ул Апас районыннан, «Август»та 2024 елдан бирле эшли һәм моннан бик канәгать.

- Мин Әлмәндәр авылыннан, шуңа күрә миңа сезнең районга эшкә йөрү якынрак.
Руслан Апас аграр көллиятен тәмамлаган һәм хәзер читтән торып аграр университетта укый.
- Авыл хуҗалыгында карьера ясарга ниятлисезме?
- Әлегә мин барысыннан да канәгать, әмма киләчәктә, бәлки, югары белем кирәк булыр. Үз гаиләмне корганчы, башта укырга кирәк.
Балтачтан Сөйкигә барганда басуда гадәттәге чәчкечле МТЗ күрдек. Биредә Михаил Григорьев арпа чәчә булып чыкты.

Сөйкидә яшәүче Григорьевлар гаиләсенең терлек асрау буенча шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Терлек азыгын үзләре әзерлиләр. Виталий Григорьев элек алдынгы комбайнчы булып эшләгән, ә улы Михаил аңа кыр эшләрендә булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев