Кама Тамагы халкы чәчү лидерлары арасында
Чәчүне тиз арада башкарырга кирәк. Көтәргә вакыт юк.
Бу көнне «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ механизаторлары Кирельский авыл җирлегендә көнбагыш чәчүгә кереште.
- Чәчү комплексларын без 18 апрельдә сынап карадык, ләкин бик дымлы иде әле, - ди «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ баш агрономы Алмаз Бәдыйгин. - Берничә көннән, 22-23 апрельдә, кабат чәчеп карадык һәм 25 е көнне бөтен техниканы чыгардык, ә 26 сы иртәдән үк эшкә керештек.
Редакция беренче тапкыр чәчү комплексын 29 апрельдә Тәмте авыл җирлеге кырларында күрде. Бу җилле, салкын көнне биредә сабан бодаен чәчүгә керештеләр. Эшләрнең барышы турында безгә җитештерү участогы агрономы Дмитрий Авсиевич сөйләде.
- Мин ике чәчү комплексының эшен контрольдә тотам, берсе сабан бодаен чәчә, икенчесе Тәмтенең икенче ягыннан җитен чәчүгә кереште.
4 майда без янә кырларга чыктык. Бу вакытка чәчү районның ике авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә, фермерлар кырларында да барды.
Олы Салтык янында язгы рапсны Артемий Гундоров чәчкән. «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ механизаторы авыл хуҗалыгында 15 елдан артык эшли, игенчеләр династиясен дәвам итә. Аның әтисе Александр Гундоров, республиканың атказанган механизаторы, бары быел гына 68 яшендә лаеклы ялга чыккан һәм эстафетаны улына тапшырган.
Артемий авылдашы Николай Хохлов белән сменалап эшли. Николай да механизаторлар династиясен дәвам итә. Аның агасы – районның иң өлкән комбайнчысы булган Николай Хохлов та ике ел элек пенсиягә киткән.
Артемий һәм Николай янәшәсендә генә арбасына орлык һәм минераль ашламалар төягән “КамАЗ” һәм комплексны төяү өчен “КамАЗ-манипулятор” эшли. Алар белән җәлеп ителгән машина йөртүчеләр – Буадан Рәмис Шәкүров һәм Казаннан Илшат Хәмидуллин идарә итә. Беренчесе инде күптән «Август» белән хезмәттәшлек итсә, икенчесе авыл хуҗалыгында беренче ел гына эшли.
- Шуны әйтәсем килә, бу авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәтне оештыру бик югары дәрәҗәдә, мин алар белән килешү төзүемә бик канәгать, - диде Илшат Хәмидулин.
«Олы Кариле» ҖЧҖ механизаторлары чәчүне 3 майда башлаган. Монда, күршеләрдән аермалы буларак, чәчү традицион ысул белән башкарыла, шуңа күрә чәчүне соңрак, туфрак әзер булгач башларга туры килә.
Чәчкечнең әйләнеп килүен көткәндә, тракторчы Шәүкәт Галиәскәров белән аралаштык. Шәүкәт Иске Казиле авылында туып үскән, әти-әнисе гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән, һәм ул да алар эзеннән киткән. Мәктәпне тәмалмауга ук, Ленин исемендәге колхозга комбайнчы булып эшкә урнаша. Аннары армия барып кайткач, янә туган хуҗалыгында эшен дәвам итә. Хәзер ул ашлык төягечле трактор белән идарә итә.
Чәчүдә тракторчы Марат Садриев һәм аның ярдәмчеләре Ильяс Шәрәфиев һәм Фәргать Сибгатуллин эшли. Чәчкечтә, әлбәттә, кондиционерлы трактордагы кебек уңайлы шартлар юк. Ирләр шуңа күрә бераз кояшта каралганнар, ләкин күбрәк тузанланганнар. Ильяс Шәрәфиев гомер буе терлекчелектә эшләгән, әмма күптән түгел Караталдагы комплекс бушап калган. Шуңа күрә булдыра алганнар башка эшкә күчкән. Шулай итеп, Ильяс чәчкечтә эшли башлаган. Фәргать Сибгатуллин төрле эштә ярдәмче, авыл хуҗалыгында кырык елдан артык эшли.
Малаевка артында ике чәчү комплексы көнбагыш чәчә. Ноу-тил технологиясе һәм заманча җиһазлар механизаторга, трактордан төшмичә генә, чәчүнең барышын, төрән тыгылмаганмы-юкмы икәнен тикшерү мөмкинлеге бирә. Барлык мәгълүмат аның экранында, шуңа күрә тукталышлар орлык салу өчен генә була.
Без Вячеслав Козинов белән аралаштык. Контракт буенча хезмәтен тәмамлагач, ул «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖга урнашкан һәм инде икенче ел механизатор булып эшли.
– Миңа барысы да ошый: техника, эш шартлары, коллектив, шундый көчле командага эләгүемә мин бик шат, - ди Вячеслав. Өстәп шуны да әйтергә кирәк: Вячеслав әле оста спортчы һәм хатын-кызлар волейбол командасының тренеры да. Шулай итеп, теләгең булса, барысына да өлгерергә, яхшы эшләргә дә, ял итәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә була.
Вячеслав Козинов Адель Гафаров белән бергә эшли. Адель – тагын бер яшь механизатор, безнең районга күченгән һәм үзен авыл хуҗалыгында тапкан шәһәр егете.
Район башлыгы Наил Вазыйхов та басуларны карап чыкты.
Ул фермер Рамил Сафин кырларында булды, анда бөртеклеләрне чәчү эшләре бара, район башлыгы «Олы Кариле» ҖЧҖ һәм «Август Кама Тамагы» ҖЧҖ механизаторларының эшен бәяләде.
- Җир юеш әле, әлбәттә, әмма көтәргә вакыт юк, - диде район башлыгын эш сәфәре вакытында озата барган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев. - Чәчүне тиз арада төгәлләргә кирәк. Шунысы сөендерә – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив сводкасы буенча безнең район чәчүдә алдынгылар рәтендә, иң мөһиме – темпларны киметмәү.
Рамил Сафинның крестьян-фермер хуҗалыгы 2009 елдан бирле эшли. Хуҗалык сөт терлекчелеген үстерүне һәм үз азыгын җитештерүне максат итеп куя. Моның өчен фермер ел саен 400 гектардан артык сөрү җирләрен эшкәртә. Быел ул 278 гектарда бөртекле сабан культуралары – бодай һәм арпа чәчүне планлаштыра. Урып-җыюдан соң КФХ ашлыкның бер өлешен сата, бер өлешен терлек азыгы буларак калдыра.
- Бу – безнең районның иң тотрыклы фермер хуҗалыгы, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Илнар Исмәгыйлев. – Рамил Хәмит улының хуҗалыгында барлык кирәкле техника – дүрт трактор, “КамАЗ”, төягечләр, чәчү һәм туфрак эшкәртү өчен барлык агрегатлар бар. Узган ел ул тотылган “МТЗ-1221” сатып алды, аңа капиталь ремонт ясады һәм эштә куллана башлады. Чәчүне ярдәмчеләре белән бергә башкара, аларның икесе даими рәвештә КФХда эшли, тагын икесен сезонлы эшләр вакытында яллый.
80 гектардан артык мәйдан күпьеллык һәм берьеллык үләннәр өчен бүлеп бирелгән. Күпьеллык үләннәрне тукландыралар, берьеллыкны чәчәләр. Фермер инде терлекләрен көтүгә чыгарган, гәрчә узган елдан терлек азыгы – запас белән әзерләнгән ашлык, печән, салам калса да.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматы буенча 5 майга районда 9611 гектарда чәчү эшләре башкарылган, бу планлаштырылганның дүрттән бер өлешеннән артыгын тәшкил итә. Эшкә 67 трактор һәм 20 чәчү комплексы җәлеп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев