Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Икмәк кабул итү пункты яңа уңышны кабул итә

Шул ук вакытта тышкы сәяси хәл икмәк кабул итү пунктының эш темпларына йогынты ясый.

«Регион» ОЗК ХППда ашлык саклау урыннарының күләмен бүген 18 мең тонна тәшкил итә. Узган ел ХППда эшли башлаган ашлыкны елгадан күчерү терминалы предприятиенең үткәрү сәләтен шактый арттырды. Әмма июльдән бирле планлаштырылган биш тонналы баржаларның берсе дә элеватор причалына килмәгән.

Без ХППда булдык, предприятие складларының барысы да диярлек ашлык белән тулган. 9 августта биредә ашлыкны 1500 тоннадан да артык кабул итә алмаганнар. Буш урыннар барысы да диярлек «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ өчен саклана.

- Безнең белән районның барлык фермерлары килешүләр төзеде, алар уңышны «капка янында» ук тапшыра, - ди предприятие директоры Рамил Идрисов. - Әгәр зачет авырлыгында ашлыкның чүплелеге 2 проценттан, дымлылыгы 14 проценттан артмаса, без уңышны шунда ук сатып алабыз. Бу очракта фермерлар ашлык кабул ителгән һәм сакланган өчен түләмиләр. 

Алдан язганыбызча, предприятие узган елгы уңыш ашлыгын апрель аенда ук кабул итә башлаган. Елга аша ташу өчен ул бирегә җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән генә түгел, ә башка төбәкләрдән дә килә.

9 августка предприятие икътисадчысы Людмила Авксентьева мәгълүматлары буенча, урып-җыю башланганнан бирле ХПП яңа уңыштан 8607 тонна ашлык кабул иткән. Бер үк вакытта узган елгы ашлык та кабул ителә.

- Биш тонналы бер баржа предприятиегә өч тәүлек дәвамында туктаусыз эшләү мөмкинлеге бирер иде, - ди Рамил Әмир улы. - Якын арада елга транспорты мәсьәләсе хәл ителер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев