Яңасал көтүендә 27 сыер бар
Яңа Саладан чыкканда, авыл янында йөргән кечкенә көтүгә игътибар иттек, якында гына кешеләр дә бар иде, алар белән сөйләштек.
— Бу – безнең авылның хуҗалык көтүе, 10 хуҗалыктан барлыгы 27 баш җыелды, - диде исемен әйтергә теләмәгән хатын. - Көтүне чиратлашып көтәбез. Үзара акча җыеп, «электр көтүчесе» җайланмасы сатып алдык һәм икешәр көн көтүне күзәтәбез.
Ачыкланганча, Яңа Салада терлекләр саны күбрәк булып чыкты, ләкин барысы да гомуми көтүне күзәтергә әзер түгел.
- Сөтне кая тапшырасыз?
- Җирле сөт җыючыларга. Хәзер бездә литрын 22 сумнан кабул итәләр, без канәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев