Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эш кагыйдәләре үтәлергә тиеш

Хөрмәтле Татарстан халкы! Басудагы уңышны җыеп алуга бәйле рәвештә, «Челтәр компаниясе» акционерлык җәмгыяте электр тапшыру линияләренең сакланучы зоналарында эшнең катгый рәвештә «Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклана торган зоналары һәм бу зоналар чикләрендә урнашкан җир участокларыннан файдалануның аерым шартларын үтәү кагыйдәләре» нигезендә алып барылырга тиешлеген искәртә. Бу кагыйдә РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендәге160 нчы карары белән расланган.

Электр челтәрен саклау кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табылган вазифаи затлар һәм гражданнар РФ Дәүләт Думасы 2001 елның 20 декабрендә кабул иткән РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 9.7 нче маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла. Электр тапшыру линияләренең саклау зоналарында нинди дә булса эш башкару челтәр оешмаларыннан язмача рөхсәт алгач кына рөхсәт ителә. Электр тапшыру линияләре астында биек габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләү, печән һәм башка шундый зур күләмле йөк ташу, машиналар һәм механизмнарны ремонтка туктату, мелиорация эшләре башкару тыела. Электр тапшыруның кабель линияләрен саклау зоналарында җир сөрү тыела. Урып-җыю техникасының хәрәкәт итү маршруты путевка кәгазендә күрсәтелергә тиеш. Электр тапшыру үткәргечләре астында эшләүче машиналарның хәрәкәте бары тик үткәргечләрнең салынып тормаган урыннарында да гына һәм куркынычсызлык өчен җаваплы затның күзәтүе астында гына рөхсәт ителә. Әлеге таләпләрне үтәмәү бәхетсезлеккә, шул исәптән, үлем белән тәмамланган очракка да китерергә мөмкин.
«Челтәр компаниясе» АҖ хуҗалык җитәкчеләренә механизаторлар, комбайнчылар һәм машина йөртүчеләргә электр тапшыру линияләренең сак зонасында эшне куркынычсыз оештыру кагыйдәләрен һәм электр тогыннан зыян күргән кешегә табиб килгәнчегә кадәр беренче ярдәм күрсәтү ысулларын өстәмә рәвештә эштә аңлатырга тәкъдим итә.
Күтәрү механизмы яки машинаның башка өлешләре ток үткәргечләргә тигән очракта, механизатор яки машина йөртүче кичекмәстән элемтәне өзәргә һәм хәрәкәт итүче өлешне токлы өлешләрдән аерырга тиеш. Контактны бетереп булмаса, механизаторга, машина корпусына тимәслек итеп, кабинадан җиргә кушаяклап сикерергә кирәк. Аннан соң көчәнешле зонадан (8 метрга кадәр), кушаяклап сикерә-сикерә яисә аяк табанын аермый һәм табан арасында бушлык калдырмый хәрәкәт итеп, ул урыннан китәргә кирәк.
Югары температуралы кызу көннәрдә янгын куркынычы югары булу сәбәпле, энергетиклар Татарстан халкын урманнарда, кырларда, авыл җирлекләре территорияләрендә, аеруча электр үткәргеч линияләре һәм башка энергия объектлары янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Линияләрнең саклана торган зоналарында учак ягу, коры үлән яндыру тыела. Коры үләнгә ташланган тәмәке төпчеге яисә янып торучы шырпы янгынга, электр җиһазларының сафтан чыгуына китерергә мөмкин.
Әгәр сез өзелгән яки җирдә яткан электр чыбыгы, зыян күргән багана, шулай ук линияләр яки трансформатор подстанциясе тирәсендә янгын күрсәгез, бу хакта якындагы электр челтәре (РЭС), Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә яки хакимиятнең җирле органнарына хәбәр итегез. «Кайнар линия» телефоны: 8-800-2000-878, якындагы РЭС телефоннары баганаларга, трансформатор подстанцияләре ишекләренә дә язылган. Исегездә тотыгыз, электрның өзелгән үткәргечләренә 8 метрдан кимрәк арага якынаю гомер өчен куркыныч! Өзелгән һава линияләренә 8 метрдан якынрак килү - тормыш өчен куркыныч!
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Электр челтәрләре объектларының сак зоналарында эшләү кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Кагыйдәләрне катгый үтәү –сезнең иминлегегез гарантиясе!
Исегезгә төшерәбез: ачык типтагы "Челтәрле компания" җәмгыяте эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләр буенча мәгълүматны 8-800-2000-878 телефоны аша контакт-үзәккә шалтыратып белә аласыз.

Буа электр челтәре администрациясе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев