Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Быел республика аграрийлары ашлыктан мул уңыш көтә

Шулай да һава торышы нәтиҗәсендә урып-җыю кампаниясе озакка сузылырга һәм ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга комачауларга мөмкин иде, чөнки синоптиклар атна буе яңгыр явачагын фаразлады. Бәхеткә, яңгыр әллә ни күп яумады һәм урып-җыю гадәти темпта дәвам итте.

“Август-Кама Тамагы” ҖЧҖ, “Олы Кариле” ҖЧҖ һәм районның крестьян-фермер хуҗалыкларында урып-җыю барышы турында киңәйтелгән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев сөйләде.

- 2022 елда чәчүлек җирләрнең гомуми мәйданнары 42917 гектар тәшкил итте, шуның 17830 гектарына бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 4539 гектарына терлек азыгы, 20548 гектарына техник (9870 га – рапс, 10390 га – көнбагыш) культуралар чәчелде, - ди Илфат Ильдар улы. – Арпа (уртача уңдырышлылык  гектарыннан 40,7ц/га тәшкил итте), арыш (24,3 ц/га), солы (30,3 ц/га) һәм уҗым бодае (43,6ц/га) тулысынча урып җыелды.  Бөртеклеләр уңышын урып-җыю ахырына якынлаша.  Сабан бодаен беренчеләрдән булып “Олы Кариле” ҖЧҖ комбайнчылары тәмамлады. 7 сентябрьгә район буенча мәйданнарның 84,5%ы урып җыелган, 34835 тонна сабан бодае суктырылган. Уртача алганда, бер гектардан 36,8% җыеп алынган.

Урып-җыю белән бер үк вакытта көзге чәчү дә бара. 2023 елгы уңышка 9086 гектарда уҗым бодаен чәчү планлаштырыла. “Олы Кариле” ҖЧҖ  планны 100 %ка үтәгән һәм 886 гектар мәйданга, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ 900 гектарга чәчкән.

План буенча туңга сөрү мәйданы 7210 гектарны тәшкил итә, бүгенге көнгә 2019 гектар сөрелгән, бу 28%ны тәшкил итә.

Атналык киңәшмәдә район башлыгы Наил Вазыйхов, уңышны минималь югалтулар белән җыеп алу өчен, аграрийларга урып җыю барышы темпларын тизләтергә киңәш итте

Чәршәмбе көнне “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖ механизаторы Рөстәм Сәйфиев Даныш авылы янындагы басуда сабан бодаен урып җыюны тәмамлады.

Рөстәм Шәйхи улы – районның тәҗрибәле комбайнчыларының берсе. Ул инде 40 елдан артык авыл хуҗалыгында хезмәт куя. “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖда “Тукано 580” комбайнында икенче ел эшли.

-Яңгыр безгә уңыш җыярга комачауламый, - ди ул. – Кичә Балтач янындагы кырда сабан бодаен җыеп бетердек. Явым-төшем юк иде, уңыш яхшы.

-Һава торышы яхшы булса, бөртеклеләрне урып-җыюны ике көндә тәмамлыйбыз, - ди производство участогы җитәкчесе Динур Төхвәтуллин. – Бүген төштән соң Яңа Сала авылы янындагы кырга рапс урырга барачакбыз.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә якын көннәрдә районда бөртеклеләрне урып-җыюның төгәлләнәчәген расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев