Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Без Сөйкидәге «Мировет» ҖЧҖ терлекчелек комплексында булдык

Исегезгә төшерәбез, гыйнвар ахырында бирегә симертү өчен ит токымлы 146 баш бозау кайтардылар.

Ферма бинасына чит кешеләрне кертмиләр, әмма без идарәче Виталий Михайлов белән сөйләшеп алдык.

- Бүген фермада 1 айдан 4,5 айга кадәр 500 баш бозау бар, - ди Виталий Михайлов. - Терлекләрне еш кына кечкенә партияләр белән кайтарталар. Махсус азык китерәләр, бу –  һәр яшь төркеме өчен баланслы катнаш азык. Ә печәнне без җирле фермерлардан сатып алабыз. Минем белән бергә монда алты кеше эшли.

- Фермада нинди токым терлек асрала?

 - Голштин, шаролез, абердин-ангус, Бельгия токымы – болар барысы да ит токымнары. Май азагында симертелгән үгезләрнең беренче партиясен җибәрергә җыенабыз.

- Сез күрше корпуста ремонт ясадыгыз, бүгенге көнгә нинди эшләр башкарылды?

- Бүгенге көндә өч бина эшли – беренчесендә аерым читлекләрдә бозаулар асрала, икенчесендә 25 әр баштан торган төркемнәр, ачык кардага чыгулы өченче бинада буенча терлекләрне ирекле йөртү оештырылган. Җәй көне дүртенче бинаны ремонтларга керешәчәкбез, демонтаж инде башкарылды. Шулай ук җылыту системасын газга күчерү өчен документлар әзерлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев