Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бердәм эш, тәҗрибә һәм белем нәтиҗәсе

«Олы Кариле» ҖЧҖ составына керүче «Ленин» терлекчелек комплексы бу айда артым – 40 баш бозау көтә.

Хәзер савым шул сәбәп белән дә кимегән, әмма коллективның бозаулату тәмамланганнан соң савым артачагына ышанычы бар. Шул ук вакытта баш санын продуктивларына алыштыру үз җимешләрен биргән, җәй көне савым тәүлегенә 4000 килограммнан арткан.

– Бу күрсәткечне сакларга нәрсә комачаулый? – дип сорадым терлекчелек комплексы директоры Ринат Ишмиевтан.

– Кызганыч, безнең предприятие ябык цикллы түгел.

– Бу нәрсәне аңлата?

– Без артым алабыз, аны 6 айга кадәр үстерәбез һәм ике төркемгә бүләбез – үгезләрне үстерү өчен Олы Карилегә җибәрәбез, ә таналарны холдингыбызның «Каргополь» терлекчелек комплексына күчерәбез. Ә ябык циклда таналарны көтүгә кертәләр, аталандыралар һәм артым көтәләр. Шулай итеп, яңа сыерлар буаз сыерларны алыштыра. Бу очракта бозаулату савым күләмендә чагылыш тапмый.

– Нигә таналарны үзегездә калдырмыйсыз?

– Чөнки өстәмә терлекләр өчен урын юк. Моның өчен безгә тагын бер бина төзергә кирәк.

– Комплекска ничә баш терлек сыя?

– 450 башка кадәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кечкенә, әмма бердәм коллектив көче белән комплекс яшь терлекләрне йөз процент саклап калуга ирешә.

– Барлык процедураларны да вакытында үткәрәбез, - ди ветеринар табиб Мәннаф Димиев. - Җәй буе бозаулар шунда ук аерым боксларга күчерелде, анда алар өч айга кадәр асрала. Аннары без аларны кечкенә төркемнәрдә кардаларга күчерәбез. Шуңа күрә яшь терлекләрне без бик яхшы хәлдә тапшырабыз – алар сәламәт һәм симертелгән була.

Җәен шунысы яхшы – бозауларны урамда тотарга була. Бу сезонда җылы, коры һава торышы булганга, без әле дә яшь терлекләрне бозаулаганнан соң урамга чыгарабыз. Ә кыш көне комплекста 38 бозау өчен генә урын бар. Бу бик аз.

Комплекс тирәсендә зур салам эскертләре, сенаж чокырлары тутырылган, чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Биредә Альпро программасы кертелгән, ул һәр сыерны теләсә кайсы стадиядә тиешле азык белән тукландыруны оештырырга, азык чыгымнарын киметергә һәм максималь сөт продуктивлыгына ирешергә ярдәм итә.

–Терлекләрнең баш санын яңарту ничә тапкыр башкарыла?

– Холдингның терлекчелек комплексында лейкозга тикшерү елына ике тапкыр – яз һәм көз айларында үткәрелә. Безнең комплекс лейкозлы, сәламәт терлекле комплекслардан безгә лейкоз йөртүче терлекләрне күчерәләр. Күршедәге Вахит, Макулово, Азилеево терлекчелек комплексларында андый терлекләр күпме табылса, безгә шулкадәр күчереләчәк, гадәттә 70-100 башка кадәр, – ди Ринат Ишмиев.

Сәламәт булмаган терлекләр белән дә комплекс коллективы яхшы үрчем ала һәм савымны арттыра. Бу бердәм эш, тәҗрибә һәм белем нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев