Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Барлык авыл хуҗалыгы җирләре файдаланылачак

«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ яткын җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертүне дәвам итә.

2023 елда агрофирма Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында урнашкан 3 мең гектар җирне әйләнешкә кертергә планлаштыра.

Озак вакытлы арендага алынган яңа участокларның күбесендә чәчү алдыннан эшкәртү, шул исәптән куакларны һәм агачларны төпләү таләп ителә.

Уҗым бодаен чәчү алдыннан биредә тирәнтен йомшарту, тигезләү һәм глифосат кертү (чүп үләннәренә каршы) планлаштырыла.

«Август-Кама Тамагы» агрофирмасы эшли башлаганнан бирле (2020 елдан) биредә 14,7 мең гектар яткын җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән.

Бу – “Август-Агро” холдинг агрофирмалары арасында файдалануга кертелгән яткын җирләрнең иң зур мәйданы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев