Авыл хезмәтчәннәренең язгы мәшәкатьләре
Яз уртасы җитте, димәк, басуларга беренче җир эшкәртү агрегатлары чыгарга да ерак калмады.
«Олы Кариле» ҖЧҖ баш агрономы Мансур Шәйхетдинов газетага эшләрнең башлануы 20 апрельгә планлаштырылу турында хәбәр итте.
- 1300 гектарда чәчелгән көзге бодайны тукландырудан башлаячакбыз, - диде Мансур Гали улы. - Аннары, туфракның әзерлегенә карап, туңга сөрелгән җирләрне һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауга керешәчәкбез. Бәлки, эшләр башлану вакыты күчерелер, барысы да һава шартларына бәйле.
«Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ баш агрономы Алмаз Бәдыгин түбәндәгеләрне хәбәр итте:
- Келәнчедә туфрак әзер диярлек, шуңа күрә бу шимбәдә, 11 апрельдә, көзге бодайны тукландыруга керешергә уйлыйбыз. Аннары техника Иске Барыш басуларына, аннан соң Югары Ослан районына күчәчәк.
Кама Тамагы районында көзге бодай барлыгы 692 гектарда чәчелгән. Көзге рапска шактый мәйдан бүлеп бирелгән. Традиция буенча быел без көнбагыш, сабан рапсы чәчәбез һәм Красновидово җирлегендә җитен чәчәргә планлаштырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев