Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл халкына дәүләт ярдәме чаралары

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиевның гражданнар җыеннарындагы чыгышларыннан.

2011 елдан район фермерлары тарафыннан гомуми күләмдә 65,1 млн сумга 29 грант алынган. Хәзерге вакытта түбәндәге грант ярдәмнәре эшли: “Агростартап”, “Гаилә фермаларын үстерү”, “СПОК матди-техник базасын үстерү”, “Агротуризм”.

«Агростартап» программасы буенча грант итчелек һәм сөтчелек юнәлешендә мөгезле эре терлек үрчетү өчен 5 млн сумнан артык булмаган, әмма чыгымнарның 90% нан артмаган күләмдә бирелә. Калган эшчәнлек төрләренә грант акчасын 3 млн сумга кадәр, кооператив составына керүчеләргә 6 һәм 4 млн сумга кадәр алырга була, аның 25-50 проценты җиһазлар һәм техника сатып алу өчен кооперативның бүленмәс фондына кертелә.

Грант авыл җирлегендә теркәлгән Россия гражданнарына бирелә.  КФХ яки ИП агымдагы финанс елында теркәлергә тиеш. 

Грантны биналар, юллар, инженерлык челтәрләре төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү өчен проект-смета документациясен төзүгә; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен җиһазлар, авыл хуҗалыгы терлекләре, авыл хуҗалыгы техникасы, инвентарь, җир участоклары һәм биналар сатып алуга сарыф итәргә мөмкин.

Грант алган кеше счетка акча кергән көннән алып 18 ай эчендә грантны кулланырга; чыгымнар статьясындагы һәр атаманың кимендә 10% ын үз акчасы белән түләргә; грант суммасына бәйле рәвештә 1-2 яңа даими хезмәткәрне эшкә кабул итәргә һәм 5 ел дәвамында эш урыннарын саклап калырга; грант алганнан соң кимендә 5 ел хуҗалык асрарга бурычлы.

«Гаилә фермасы» программасы буенча грант итчелек һәм сөтчелек юнәлешендә мөгезле эре терлек үрчетү өчен 30 млн сумга кадәр бирелә, калган барлык эшчәнлек төрләренә – 20 млн сумга кадәр, әмма планда күрсәтелгән чыгымнарның 60% ынннан артмаска тиеш. 

Грант алу шартлары: теркәлгән көннән алып 12 айдан артык КФХ яки ИП эшчәнлеге алып бару; мөрәҗәгать итүченең ТР авыл җирлегендә теркәлүе һәм яшәве; КФХда ким дигәндә 2 гаилә әгъзасы катнашуы; ИП төзелсә, аның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән шөгыльләнүе мөһим.

Грант шулай ук ферма төзелешенә, аны реконструкцияләүгә, модернизацияләүгә ПСД төзү; авыл хуҗалыгы терлекләре, җиһазлар яки техника сатып алуга; гаилә фермасын төзүдә, реконструкцияләүдә, модернизацияләүдә, эшкәртү производствосында кулланылырга мөмкин.

Грант алган кеше счетка акча күчкән көннән алып 24 ай эчендә грантны кулланырга; һәр 10 миллион сумга кимендә 1 эш урыны булдырырга һәм аны 5 ел дәвамында сакларга; грант акчасына сатып алынган милектән читләшмәскә һәм аны башкаларга тапшырмаска; грант алганнан соң 5 ел дәвамында эшләргә; хуҗалык урнашкан һәм теркәлгән урында яшәргә тиеш.

«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» программасы буенча 70 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин. 

Грантны түбәндәге максатларда кулланырга була: 

  • авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү объектларын сатып алу, төзү яки реконструкцияләү; 
  • авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү өчен җиһазлар һәм техника сатып алу һәм монтажлау; 
  • авыл хуҗалыгы продукциясен ташу һәм сату өчен махсус транспорт, фургоннар сатып алу.

Дәүләт кооперативның үз әгъзаларыннан сатып алган продукциясенә 15 процентлы субсидия бирә. Моннан тыш, кооперативлар өчен сатып алынган әйберләр (техника, җиһазлар, авыл хуҗалыгы хайваннары) бәясенең 50% ы кайтарыла. 

Шуңа күрә фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны кооперативларга берләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үсеш өчен күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк.

Белешмә:

2015 елдан алып районда 246 баш савым сыерына 29 мини-ферма төзелгән, 6 млн 540 мең сум субсидия алынган.

2023 ел дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 6 млн 5900 сум субсидия бирелгән, шул исәптән сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә – 600 мең сум;  1205 баш сыер асрауга – 4 млн 707,5 мең сум, 243 кәҗәгә – 121,5 мең сум; кош-корт алуга – 131,9 мең сум; бия асрауга – 445 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев