«Август» басу эшләренә кереште
Авыл хуҗалыгы

«Август» басу эшләренә кереште

13 апрельдә «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ беренче техниканы кырларга чыгарды.

Авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Алмаз Бәдыйгин фикеренчә, хәзер шытымнарны тукландырырга вакыт. 13 апрельдә, болытлы һава торышына карамастан, сиптергеч-машиналар көзге бодай кырларына чыкты, аларны тукландыру ике көндә төгәлләнде. Хәзер көзге рапска ашлама кертелә.


Нет комментариев